Барлык яңалыклар
Чаралар
27 март 2018, 14:07

Гадәттән тыш хәлгә әзер!

“Энҗе” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда техниканың язгы ташкынга әзерлегенә смотр үтте. Язның беренче ае кыш айларына караганда карлырак булды. Шулай да көннәр акрынлап кына җылытуга таба бара. Димәк, тиздән кар ныклап эри башлаячак, шулай ук ташкын да булуы ихтимал.

Кар сулары ага башлаганчы ел саен район үзәгендә Русия Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасының Башкортстан территориаль подсистемасы район звеносының язгы ташкын чорына үзенә йөкләтелгән бурычларны үтәү өчен көчләре һәм средстволарының әзерлегенә смотр үткәрелә. Җомга көнне дә мәйданда районның янгын сүндерү, юл, коммуналь, газ, медицина һәм Стәрлебаш район электр челтәрләреннән тыш, әлеге смотрда катнашучы башка хезмәтләре тезелгән иде. Аларның әзерлеген район хакимияте башлыгының тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Ильяс Ибәтуллин бәяләде. Аларның вәкилләре янына барып, ул махсус техника, йөзү, элемтә средстволары, электр белән тәэмин итүнең өстәмә чыганаклары, су үткәрмәүчән экипировка, беренче ярдәм күрсәтү өчен средстволар булуы белән кызыксынды.

Ташкын булмаячак дип төгәл әйтергә мөмкин кебек. Ләкин табигать көтелмәгән үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә тиешле хезмәтләр ташкынга тулысынча әзер булырга тиеш. Һәм алар район смотры күрсәтүенчә, моңа әзер!

Лиана ЯРМИЕВА.
Автор фотосы.

Читайте нас: