Барлык яңалыклар
Чаралар
26 март 2018, 11:50

Бергә яшәве күңелле

40 елдан артыграк гомер эчендә Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалы (элекке СПТУ) авыл хуҗалыгы өчен бик күп кадрлар чыгарды – киң профильле белгечләр: машина йөртүчеләр, тракторчылар, сварщиклар әзерләде. Аны тәмамлаучылар илебезнең төрле почмакларында уңышлы эшли. Аларның белеме һәм эш сөючәнлеге колхозларда, совхозларда, фермерлык хуҗалыкларында, ерак Төньякта бик кирәк. Аны тәмамлаучылар арасында хәтта билгеле артистлар да бар!

Егетләрне хәрби-ватанчылык рухында тәрбияләү айлыгы кысаларында, безнең колледжда күптөрле чаралар оештырылды һәм үткәрелде. Укучылар спорт ярышларында, колледжның һәм районның мәдәни һәм иҗади тормышында катнашты.

Гадәттәгечә, айлыкны ачу тантаналы линейкадан башланды, анда укучылар чара программасы белән танышты. Тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Габделхәй Гобәйдуллин ел саен ныклы уйлап аларны әзерли. Быел да искәрмә түгел. Тәүдә колледжда армрестлинг буенча беренчелек үтте. 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә беренче урынны Илнар Хәбибуллин (3 төркем, 3 курс), 70 килограммга кадәрге авырлык категориясендә - Айнур Вәлитов (6 төркем, 1 курс), 70 килограммнан артыграк авырлык категориясендә – Айнур Атласов (3 төркем, 3 курс) алды. Аннары пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар булды, аларда Айдар Әлибаев (3 курс, 1 төркем) җиңде. Традицион җырлап сафта йөрү смотрында беренче урынны бишенче төркемнең беренче курс укучылары яулады (класс җитәкчесе Ә.Ф.Назарова, производствога өйрәтү мастеры Г.Б.Шәфиев). Иң яхшы командир дип шул ук төркемнән командир Эльмир Туктаров танылды.

Һәр елдагыча, егетләр Җиңү паркында “Хәсрәтле ана” һәйкәле янында һәм локаль сугышларда һәлак булганнар Стеласы янында Почетлы каравылда тордылар. “Рекрут” район конкурсында колледж командасы икенче урынны алды. Шулай ук укучылар Чечен сугышы ветераны Айдар Каюпов белән очрашты. Район Мәдәният йортының үзешчән артистлары белән алар Кабакуш авылына барды, анда концертта катнашты, Чечен сугышында һәлак булган Р.Сатучин һәм И.Фәйзуллин каберләренә чәчәкләр салганда Почетлы каравылда торды.

Безнең егетләр сайлаган һөнәрләре буенча яхшы укый, шул ук вакытта спортка да вакыт таба. Күбесе көрәш, самбо, гер спорты белән шөгыльләнә. Безнең үз геройларыбыз бар. Мәсәлән, Рафикъ Шароян – көрәш буенча ике тапкыр Русиянең чемпионы. Өлкән курста укучы Илһам Кулсарин һәм Ринат Ильясов та аңардан калышмый.

Студентлар районның җәмәгать тормышында актив катнаша. Егетләр концертларда чыгыш ясый.

Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалының бердәм коллективы курсантларны иҗади яктан үстерүгә, талантларын ачарга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итүгә күп көч сала.

Әлфия НАЗАРОВА, Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалының инглиз һәм башкорт телләре укытучысы.

Читайте нас: