Барлык яңалыклар
Чаралар
20 март 2018, 16:27

Истәлекле турнир

16 мартта “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексында РСФСРның атказанган урманчысы С.С.Макашев истәлегенә һәм Халыкара урман көненә багышланган район шахмат ярышлары үтте.

Интеллектуаль уен яратучыларны район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров җылы сәламләде һәм кызыклы көрәштә уңышлар теләде.

- Бу чараның тарихы 1998 елдан башлангыч ала, ул вакытта Стәрлебаш урманчылыгы хезмәткәрләре «Кызыл почмак»та җыелып, Халыкара урман көненә багышлап беренче шахмат ярышын оештырган. Урманчылыкта ул чорда спорт белән мавыккан кешеләр эшләгән. Чаңгыда да йөргәннәр, конькида да шуганнар. Ярышларда катнашканнар. Ә барыннан да бигрәк шахмат белән мавыкканнар. Буш вакытлары булса, тиз генә фигураларны тезеп, шахмат уйнаганнар. Аннары район күләмендә турнир үткәрергә карар иткәннәр, тәкъдим район җитәкчелеге тарафыннан хуплап кабул ителгән. Бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән матур традиция менә шулай башланган, - дип сөйләде үзенең чыгышында Сабирҗан Суфьяновичның улы Рәфис Макашев.

Ярышта катнашырга теләүчеләр күп иде. 78 шахматчы җиңүче исеме өчен көрәште. Уен ике залда бер үк вакытта барды. Берсендә 1-6 класс укучылары, икенчесендә – өлкән төркем уйнады.

Бу көнне турнир җиңүчеләре түбәндәгеләр булды: Софья Кунаккузина, Тимур Ходайбердин, Эльвина Мөрәсева, Денис Шәрипов (барысы да Стәрлебаш башлангыч мәктәбеннән), Эльвина Хәсәнова (2 санлы урта мәктәп), Юлай Якупов (1 санлы урта мәктәп). Икенче урынны алдылар: Эльвина Туктарова, Ленар Сәяхов, Камилла Гәрәева, Нияз Акчурин (барысы да Стәрлебаш башлангыч мәктәбеннән), Алина Карамышева (Иске Калкаш урта мәктәбе), Булат Әминев (1 санлы урта мәктәп). Шулай ук призерлар булдылар: Алтынай Ильясова (Первомайский урта мәктәбе), Рифат Гатаулин, Азалия Карамышева (башлангыч мәктәп укучылары), Камил Хисамов (Яңгырчы төп мәктәбе), Арслан Хөбетдинов (1 санлы урта мәктәп).

Өлкәннәр арасында призерлар: Юлия Хисамова, Людмила Павлова, Ләйлә Хисамова, Наил Шәрипов, Мингата Шәйхетдинов, Марс Байбулдин.

Әмир ГАТАУЛЛИН, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең шахмат һәм шашка буенча тренер-преподавателе.

А. ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: