Барлык яңалыклар
Чаралар
19 март 2018, 11:45

Әниләргә багышлана

Бәйрәм көнендә Тәтер-Арслан мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Кояш гомере телибез, әниләр сезгә” театрлаштырылган бәйрәм концерты үткәрелде.

Бәйрәм котлаулары белән “Т.Т.Шәрипов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, авыл биләмәсе депутаты Тәлгать Шәрипов мөрәҗәгать итте. Ул, хатын-кызларны котлап: “Бүген сезнең күңелләрегез ихлас котлаулардан, купшы чәчәк гөлләмәләреннән, матур бүләкләрдән яктылык, җылылык һәм шатлык белән тулсын! Сезгә күтәренке кәеф, теләкләрегезнең кабул булуын, бәхет һәм сәламәтлек телим!” – диде.

Барлык концерт номерлары әниләргә, хатын-кызларга, сөюгә һәм язга багышланды. Шулай ук спектакльләрдән өзекләр һәм скетчлар күрсәтелде. Тамашачылар үзешчән артистларны дәррәү кул чабып озатты.

Нәсимә УСМАНОВА, Тәтер-Арслан авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Читайте нас: