Барлык яңалыклар
Чаралар
19 март 2018, 11:48

Чаңгы юлына чыктылар

Бәйрәм көнне, 8 Мартта, чаңгы базасы “Салават епархиясе чаңгы юлы – 2018” III Ачык ел саен үткәрелүче чаңгы ярышында катнашучыларны – дин әһелләрен, Якшәмбе мәктәпләре укучыларын, укытучыларын һәм директорларын, яшьләр хәрәкәте активистларын, “Димитрий Донской” православие хәрби-ватанчылык клубы һәм балалар йортлары тәрбияләнүчеләрен, шайба белән хоккей уйнау буенча Салават епархиясенең җыелма командасы уенчыларын, чукрак-сукырлар җәмгыяте вәкилләрен, Украинаның көньяк-көнчыгышыннан китерелгән балаларны сәламләде.

Башка елларда ярышлар Ишембай һәм Күмертау шәһәрләрендә үткәрелгән. Киләсе елда спортчылар Ишембай районында, Аркиялан тавы итәгендә очрашачак.

Православие дине тотучылар традициясе буенча ярышларны рәсми ачу дога кылудан башланды, аннары ил һәм республика гимннары яңгырады.

Чараны тантаналы ачуда район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров барлык катнашучыларга сәламәтлек, иминлек һәм җиңел чаңгы юлы теләде. Владыка Николай, үз чиратында, Фәнүр Зөфәр улына спорт чарасын оештыруда һәм үткәрүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдерде, шулай ук барысына да алдагы чаңгы ярышында уңышлар теләде.

Барлык йөгерешләр үзенчә кызыклы булды. Һәркем нәрсә беләндер аерылып торды. Катнашучылар барлык көчләренә тырышты. Алар спортчының яшенә карап 1 км, 1,5 км һәм 3 км дистанциягә ярышты. Билгеләргә кирәк, епархиаль чаңгы юлының иң кечкенә катнашучысына өч яшь, иң өлкәненә – 85 яшь булды!

Ярышта җиңүчеләр һәм катнашучылар кубоклар һәм Почет грамоталары белән бүләкләнде.

Материал район хакимияте сайтыннан алынды.

Читайте нас: