Барлык яңалыклар
Чаралар
13 март 2018, 13:49

Осталык дәресләре үтте

Күптән түгел Балалар иҗат йортында “Бер-береңә кара каршы” иҗади осталык дәресләре үткәрелде. Чараның максаты белем бирү процессының сыйфатын күтәрү һәм укучыларның ата-аналары һәм педагоглар арасында бәйләнешне киңәйтү булды.

Чарада 68 кеше катнашты: ата-аналар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һ.б. Һәркем Балалар иҗат йортының белем бирү эшчәнлеге белән таныша һәм рәсем сәнгате, квиллинг, кинусайга, фоамираннан изделиеләр, тегү, йон басу, музыкаль-театраль сәнгать кебек төрле юнәлешләрдә үз көчләрен сыный алды.

Осталык дәресләрендә катнашучылар тәкъдим ителгән техникалар белән кызыксынып танышты, декоратив-кул эшләре иҗаты изделиеләрен әзерләүдә, вокаль һәм театраль сәнгать күнегүләрендә катнашты. Әйтелгән фикерләр катнашучыларның шулкадәр кызыксынуларын раслады. Осталык дәресләре һәркемгә яңа кешеләр белән танышу, үзләренең осталыклары белән уртаклашу һәм артабангы эшкә перспективалар билгеләү мөмкинлеге бирде. Чара ахырында барысына да сертификатлар тапшырылды.

Эльвира ВӘЛИЕВА, Балалар иҗат йорты методисты.

Читайте нас: