Барлык яңалыклар
Чаралар
12 март 2018, 11:40

Гүзәллек, чәм, хәрәкәт һәм күтәренке кәеф бәйрәме

“Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган спорт фестивале үтте. Анда 18 яшьтән алып район оешмалары, предприятиеләре һәм авыл биләмәләре вәкилләре катнашты.Чараны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова ачты. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм спортчы хатын-кызларга уңышлар теләде. Илдар Баһаветдиновның музыкаль котлавы җыелучыларга бүләк булды.

Катнашучылар өчен төрле сынаулар әзерләнде: урыннан озынлыкка сикерү, идәнгә ятып кулларда этеп күтәрелү, пневматик винтовкадан ату, йөзү. Ярышлар кызларны үзләренең физик әзерлеге турында уйланырга мәҗбүр итте. Кулларда этеп күтәрелү иң катлаулы сынауларның берсе булды. Катнашучыларга гәүдәләре белән махсус җайланмага кагылырга кирәк иде. Аңарда булган лампочка кагылганда гына яна, ә ул янмаса – нәтиҗә саналмый. Кайбер гүзәл зат вәкилләре бу көнне винтовканы беренче тапкыр кулларына тотты. Коралны кулларына алу белән алар чәмләнеп мишеньга тидерергә тырышты. Кайберләре ярыйсы ук әйбәт уңышка иреште.

Фестиваль турында катнашучыларның барысы да бертөрле фикердә: “Эш һәм өй мәшәкатьләреннән ял иттек, спорт егәрлеге алдык, үзебезнең мөмкинлекләрне сынадык”, - диделәр алар. “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге оештырган чәй табыны артында хатын-кызлар алдагы ял көннәренә планнары белән уртаклашты. Чарада җиңүчеләр һәм призерлар Грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Лиана ЯРМИЕВА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: