Барлык яңалыклар
Чаралар
2 март 2018, 13:34

Балык кап, боз өстендә ялтырап ят!

“Диваннан, телевизордан һәм компьютердан ераграк китегез. Ярышларга, табигатькә һәм аралашуга чыгыгыз. Барыгыз да балыкка!” Үткән шимбә шундый девиз астында балык тотарга яратучылар өчен Әмир авылы янындагы буада боз астыннан традицион кышкы балык тоту ярышлары үтте. Быел ул 23 февральгә ир-егетләр өчен яхшы бүләк булды һәм бер тында үтте.

Иртән һава торышы балыкчыларны бераз куркытты. Термометр баганасы 31 градус суыклык күрсәтә иде. Ләкин сәгать уннарга якты кояш чыгып, көн бераз сындырды. Бәлки шуңадыр да, балыкчыларның күбесе ашыкмыйча гына, соңрак килде.

Ярышны традиция буенча БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Бобер” аучылык хуҗалыгы җитәкчесе, “Витадент” халыкара медицина концерны генераль директоры Радмир Хәсәнов, БР Суд департаменты идарәсе начальнигы Илдар Агадуллин, район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров һәм “Бобер” аучылык хуҗалыгы директоры Дамир Әскаров ачтылар. Җыелучыларны шулай ук “КИПЗ” акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Чиләбе өлкәсеннән Динар Сәгдетдинов та сәламләде. Тантаналы өлештән һәм теркәлгәннән соң балыкчылар буада үз урыннарын ала башлады. Кемдер урынны озак сайлады һәм “әйбәт” урын табу максатында берничә бәке тиште, ә кемдер бер утырган урынында ыргакка балык эләгүен тели-тели хәрәкәтсез утырды. “Зур һәм кечкенә балык, эләк!” – дип кабатлады Бакыйдан Гөлсинә Дорофеева, тормыш иптәше Константинның (рәсемдә) хәрәкәтләрен күзәтүдән туктамый. Ә стәрлебашлылар Гүзәл һәм Салават Рәхимкуловларга балык тотуда кызлары Ксения һәм Евгения (рәсемдә) ярдәм итте. Башта без кызларны игезәкләр дип белдек. Чөнки алар бер-берсенә шулкадәр охшаган. Балыкчылар белән танышуны дәвам итеп, бакыйлы Виктор Прозоров яныннан үтеп китә алмадык. “Прозор” – аны балыкчылар үзара шулай дип йөртә, балачагыннан балыкчылыкка гашыйк, тәҗрибәле балыкчы, ике минутта өч балык тотып, безгә осталык дәресе күрсәтте.

Һәркемгә балык төрлечә эләкте. Ләкин бу мавыккан балыкчыларны бер дә борчымады. Уен-көлке, мәзәк сүзләр белән салкын да бик сизелмәде. Менә ярышларга бүленгән ике сәгать үтеп тә китте. Туңган, әмма канәгать балыкчылар бер-бер артлы судьялар өстәле янына килеп, үзләренең табышын үлчәтте. Аннары бүләкләү тантанасы булды. Беренче уңыш Стәрлетамактан А.Агибаловка елмайды (ул беренче булып судан балык тартып чыгарды). Әмма иң уңышлысы, мөгаен, иң күп санда балык тоткан кеше дип әйтергә кирәктер. Стәрлетамаклы А.Двинянин, бәкедән 139 балык тотып, бу номинациядә беренче булды. Үткән елда да иң күп санда балык тотуда аңа тиңнәр булмаган, ләкин анда ул күбрәк тоткан (146 данә), үзе болай дип билгеләде: “Үз рекордымны үтеп булмады”. Ә менә иң зур авырлыктагы балыкны (2 кг 33 гр.) Чишмә районыннан В.Воробьев тотты. Бу номинациядә хатын-кызлар арасында Стәрлебаштан Гөлнара Латыйпова җиңүче булды. Иң озын балыкны – 27 сантиметр – И.Семенов тотты. Тыйнак казанышлар да игътибарсыз калмады. Д.Агибаловка иң кечкенә балык өчен приз бирелде. Көн салкын булуга карамастан, ярышта балалар да катнашты. Быел иң кечкенә балыкчылар Уфадан Булат Айматов һәм Стәрлебаштан Ксения белән Евгения Рәхимкуловалар булды. Ярышта иң өлкән катнашучы 78 яшьлек Рәмил Усманов булды.

Балык тотудан тыш, иң җитез бәке тишү конкурсы да үткәрелде. Боз катламының калын гына булуын искә алганда, ярышның балыкчылар өчен җитди сынау булуын билгеләргә кирәк. Бораулау тизлеге җайланмага да, осталыкка да, балыкчының физик көченә дә бәйле иде. Барысы да тырышты, ләкин калын бозны тишү җиңел эш түгел. Моны карап тору гына рәхәт! Бораулау ике этапта үтте. Ярышта катнашучылар 130 һәм 110 мм диаметрлы бур белән бозны тиште. Иң яхшылары Стәрлетамактан Е.Яковлев һәм Мостафадан В.Мостафин булды. Монда безгә үткән еллардан таныш П.Тереховны билгеләми мөмкин түгел, ул бораулауның ике этабында да катнашып, икесендә дә өченче урын алды. Петр Терехов “Перекат” балыкчылык клубы рәисе, ярышка алар командалары белән килгән. Кышкы балык тоту серләре турында сөйләп, алар осталык дәресе бирде, үзләре ясаган балык тоту җайланмаларын күрсәтте. Аларга иң актив команда булганнары өчен приз бирелде.

Чара Стәрлебаш районының кояш нурлары уйнаган чиксез киңлекләрендә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Ярышларга йомгак ясалганнан соң, мондый төрдәге ялдан ләззәт алучылар өчен балык тоту, әлбәттә, дәвам итте – күтәренке кәеф һәм балыкның әйбәт эләгүе дә этәргеч булды.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: