Барлык яңалыклар
Чаралар
27 февраль 2018, 17:46

Геройлары булган илнең рухы ныклы

Быел Ватанны саклаучылар көне аеруча истәлекле булды. Төгәл 100 ел элек, 23 февральдә Кызыл армия отрядлары кайзер Германиясе гаскәрләрен беренче җиңү яулаган. Һәм бу көн эшче-крестьян Кызыл армиясенең туган көне дип санала. Пәнҗешәмбе көнне район Мәдәният йортында 23 февральгә багышлап үткәрелгән тантанада барлык чыгышларда бу искә алынды.

Бу көнне монда якташларыбызның батырлыгы, ата-бабаларыбызның һәм замандашларыбызның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләнде.

Чара Стәрлебаш авылындагы Җиңү паркында Хәсрәтле ана һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тантанада район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, БР Миякә һәм Стәрлебаш районнарының хәрби комиссары Ринат Латыйпов, район ветераннар советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, элекке запастагы офицерлар һәм хәрбиләр, стәрлебашлылар катнашты. Төрле елларда Ватан өчен гомерләрен биргәннәрне, тыныч вакытта яралардан вафат булганнарны барысы да бер минут тын калып искә алды.

Аннары тантана район Мәдәният йортында дәвам итте. Залга җыелучыларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров җылы сәламләде.

- Бу чын ир-егетләр, Ватанны саклаучылар бәйрәме. Районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның елдан-ел кимүе кызганыч. Бүгенге көндә алар нибары 12 кеше. Сугышларда катнашкан, шулай ук тыл эшчәннәре буыны туган ил азатлыгын яклап кына калмый, сугыш җимереклекләрен тергезүдә катнаша, шәһәр һәм авылларны күтәрә, илебезне дөньядагы иң бөек державаларның берсенә әверелдерү өчен ал-ял белми эшли. Аларның балалары һәм оныклары, солдат һәм офицерларның яңа буыны ата-бабаларының хәрби данын лаеклы дәвам итүчеләр булып тора. Алар Әфганстанда, Төньяк Кавказда, Таҗикстанда, Анголада һәм башка илләрдә, ә хәзер Суриядә хәрби бурычларын намуслы үти. Бүгенге көндә дә уллары хезмәт иткән гаскәри частьлардан ата-аналар адресына Рәхмәт хатлары гына килә. Бу якташларыбыз өчен горурлык тойгылары уята, - дип билгеләде ул.

Зур ватанчылык эше алып барган өчен ветераннарга, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, запастагы офицерларга рәхмәт әйтеп, Фәнүр Зөфәр улы аларга район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Кызыл Армиягә 100 ел” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Аларны БР Миякә һәм Стәрлебаш районнарының хәрби комиссары Ринат Латыйпов кулыннан элекке офицерлар, хәрбиләр, хәрби комиссариат хезмәткәрләре төркеме, шул исәптән район башлыгы Фәнүр Туктаров алды. Район ветераннар советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов барысын да бәйрәм белән җылы котлап, подполковник, Чечен вакыйгаларында катнашкан Юрий Щиголевның тол хатынына яшьләргә ватанчылык тәрбиясе бирүдә зур өлеш керткәне һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Ю.Щиголевка үлгәннән соң бирелгән “Хезмәтләре өчен” Әфганстан ветераннарының Русия Союзы орденын, шулай ук элекке яугир-әфганлылар Рим Аллагуловка һәм Фәрит Кинҗәбүзовка “Хезмәтләре өчен” медальләрен тапшырды.

Чара үзешчән артистлар башкаруында матур концерт белән тәмамланды. Алар чагу, дәртле, күңелле булды. Шигырьләрне залда утыручылар укыган флеш-моб барысының да исендә калгандыр. Алар арасында Стәрлетамак тармакара колледжы филиалы директоры Әнүр Ишмөхәммәтов һәм аның укучылары, “Эстәрле” халык театры катнашучылары, спорт комитеты рәисе Рөстәм Яруллин һәм... район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров та булды. Бу бик матур килеп чыкты. Афәрин!

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: