Барлык яңалыклар
Чаралар
26 февраль 2018, 11:19

«Зарница» уены

Узган атна ахырында Стәрлебаш авылының башлангыч мәктәбендә 4 класс укучылары арасында традициягә әверелгән «Зарница» хәрби-спорт ярышы үтте. Чараның максаты - башлангыч класс укучылары арасында югары социаль активлык булдыру һәм ватанчылык тәрбия бирү.

Ярышны капитаннар ачты. Команда командирлары физкультура укытучысы Дамир Ишбулдинга рапорт белән мөрәҗәгать итте. Һәр отряд үз командасының исемен һәм девизын бердәм һәм кычкырып әйтте. Бу биремне барысы да әйбәт үтәде. «Сафта җыр смотры» конкурсы чарага тантаналык өстәде. Чарада катнашучылар алдан ук хәрби җырлар әзерләп, өйрәнде. Һәр команда маршта йөрү осталыгын күрсәтте. Капитаннар арасында яткан килеш кулларда күтәрелү ярышы уенның киләсе этабы булды, катнашучылар физик әзерлекләрен һәм лидерлыкка көрәштә ныкышмалылыкларын күрсәтте. Аннары командалар җитезлектә һәм тапкырлыкта ярышты. Командада катнашучылар бер минут эчендә хәрефләрдән бихисап сүзләр төзеде. Яралыны бер урыннан икенче урынга күчерү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү биреме уенның киләсе этабы булды. Теоретик белемен практик эшчәнлектә куллану командаларга җиңү өчен көрәштә ярдәм итте. Катнашучылар шулай ук яра төрләрен аеру, аларны дөрес эшкәртү, яраны бәйләү һәм жгут салуда, яшь санитаркалар беренче медицина ярдәме күрсәтүдә һөнәри осталыкларын һәм теоретик белемен күрсәтте.

Аннары командаларның хыялга һәм фантазиягә бирелү мөмкинлеге булды. Алар гадәти булмаган конкурска әзерләнеп, «Киләчәк коралы» проектын уңышлы яклады. Укучыларның фантазияләре искиткеч иде. Малайлар могҗизалы танк төшерде, аның тизлеге сәгатенә 120 километрга җитә, эченә 10 кеше сыя. Ә икенче команда тоташ армиягә ялгызы каршы тора алган кеше-роботны төшерде. «Сорау-җавап» конкурсы командаларның әйбәт әзерлеген күрсәтте. Турникта күтәрелү, баскетбол тубын ыргыту конкурсларында командалар шулай ук яхшы физик әзерлек һәм төрле спорт снарядларында эшләү осталыгын күрсәтте.

Хәрби-спорт уены йомгаклары буенча, ярышның лидерлары ачыкланды: беренче урын - 4 «В» классы (класс җитәкчесе Ф.М.Әхмәтвәлиева); икенче урын - 4 «Б» классы (В.Р.Гайнуллина); өченче урын - 4 «А» классы (Н.И.Хәкимова) командаларында.

«Зарница» уены команда рухы һәм бердәмлек булдырырга, уен эшчәнлеге нигезендә укучыларның инициативасын һәм үзаллылыгын үстерергә, лидерларны ачыкларга, класс коллективларын берләштерергә һәм вакытны күңелле, актив үткәрергә ярдәм итә.

Лилия КӘРИМОВА,

Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Читайте нас: