Барлык яңалыклар
Чаралар
26 февраль 2018, 11:22

Язны каршылау, туганлык, муллык бәйрәме

Масленица - славян халкының борынгы заманнарда ук билгеләнгән бәйрәме. Кышны озату һәм язны каршы алу йоласы җиде көн дәвамында үткәрелә. Атнаның һәр көне аерым исем астында үтә.

Кышны озату бәйрәме - иң күңелле, шау-шулы халык бәйрәме. Әлбәттә, бүген бәйрәмнең барлык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен үтәве авыр, чөнки кышны озату атнасы - ул бездә ял көннәре түгел, ә гадәти эш атнасы. Кагыйдә буларак, Масленица - өйдә, кунакта гына түгел, ә хәтта урам уртасында тәмле коймаклар белән сыйлау. Бу бәйрәмдә һәркемнең бурычы – кышны озатып, табигатьне йокысыннан уятырга ярдәм итү. Бәйрәмнең традицияләре шуңа юнәлтелгән дә инде.

Узган атнада без Кабакуш урта мәктәбендә кышны озату бәйрәмен үткәрдек. Атна буена әзерләнеп, бу вакыйганы зур түземсезлек белән көттек. Аны элек Русиядә ничек бәйрәм итүләрен белдек.

Кышны озату бәйрәмендә без аның белән киләсе елга кадәр саубуллаштык һәм шатланып, язны каршы алдык. Балаларның барысы да рәхәтләнеп күңел ачты: әйлән-бәйлән уйнады, җырлады, такмаклар әйтте, һ.б. Аннары кышны озату хөрмәтенә карачкы яндыруны барысы да шатланып күзәтте.

Уеннардан соң кызлар һәм малайлар тәмле коймаклар һәм тәмлекәчләр белән чәй эчте.

Зарина ИШЕМБӘТОВА, Кабакуш урта мәктәбенең 6 класс укучысы.

Хәлекәйлеләр дә кышны матур озатты

Педагоглар һәм тәрбиячеләр берләшеп бу бәйрәмне башлангыч класслар укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен үткәрде (рәсемдә). Традициягә ярашлы, бәйрәмдә балалар үз хокукларын бирергә ашыкмаган Кышны озатып, Язны каршылады. Балалар күңел ачты, җырлады, такмаклар әйтте, табышмаклар чиште, чаналарда шуды, күңелле эстафеталарда катнашты. Бәйрәм азагында катнашучылар карачкы януын кызыксынып күзәтте һәм коймаклар белән сыйланды. Ә урамда алар тагын да тәмлерәк. Балалар бәйрәмнән онытылгысыз тәэссоратлар, яхшы кәеф алды һәм халык гореф-гадәтләре белән танышты.

Лиана ЯРМИЕВА. Г.ГАЛИЕВА фотосы.

Читайте нас: