Барлык яңалыклар
Чаралар
21 февраль 2018, 11:39

- Без улларыбызны тыныч тормыш өчен үстердек, -ди һәлак булган солдатның әнисе Альмира Рәҗәпова

Яугир-интернационалистлар өчен 15 февраль – Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгару көне – бу Бөек Җиңү бәйрәменә тиң. Авыр сынаулар, газаплар, югалту ачысы кичергән яугирләр тынычлык һәм ирекле тормышның чын бәясен бик яхшы аңлый.

Быел хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар безнең гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруның 29 еллыгын билгеләде. Традиция буенча, чара локаль сугышларда һәлак булганнар стеласына веноклар һәм кызыл канәферләр салудан башланды. Мәрмәр плитәгә аларны һәлак булган егетләрнең әниләре, элекке яугирләр, авыл биләмәләре башлыклары, район хакимиятенең хезмәт җитәкчеләре салды. Әлеге датага багышланган митингны район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров ачты.

- Бу көн шулай ук Төньяк Кавказда, Таҗикстанда, Анголада, Кубада, Приднестровьеда һәм башка “кайнар нокталарда” хезмәт иткәннәр өчен дә истәлекле, - дип билгеләде Фәнүр Зөфәр улы. – Безнең якташлар анда лаеклы хезмәт итте, моны аларның хәрби наградалары дәлилли. Әфганстанга 106, Чечняга 157 егет чакырылган иде. Кызганычка каршы, аннан исән кайтканнарның күбесе бүген арабызда юк инде. Әле районда яшәүчеләрнең күбесе тәрбияви ватанчылык эше алып бара, моның өчен аларга зур рәхмәт.

Һәлак булган егетләрнең әниләре исеменнән Альмира Вәлиәхмәт кызы Рәҗәпова чыгыш ясады, ул җирдә тынычлык булуын һәм әниләре тыныч тормыш өчен үстергән улларының гомерләре хәрби низагларда өзелмәвен теләде.

Җыелучылар локаль сугышларда башларын салган яугирләрне бер минут тын калып искә алды һәм район Мәдәният йортына юнәлде, аның спорт залында әлеге датага багышланган ел саен үткәрелүче волейбол турниры башланырга тора иде.

Анда алты команда: Бузат һәм Бакый авыл биләмәләре, район электр челтәрләре, полиция, ветераннар һәм яшьләр командалары катнашты. Алыш яу яланындагы кебек киеренке барды. Нәтиҗәдә оста уйнаулары белән башкалардан аерылып, бу көнне Почет пьедесталына беренче урын алган Бакый авыл биләмәсе командасы менде. Икенче урында полиция хезмәткәрләре командасы, өченче урында Бузат авыл биләмәсе командасы булды. Алар волейбол туплары һәм Грамоталар белән бүләкләнде.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: