Барлык яңалыклар
Чаралар
16 февраль 2018, 11:35

Балалар да, ата-аналар да канәгать калды

Шушы көннәрдә Первомайский урта мәктәбендә 5 классның җитәкчесе Роза Хәбибуллина һәм физкультура укытучылары Зөлфия Гыйльманова һәм Александр Кузнецов белән берлектә Гаилә елына багышланган “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе!” спорт чарасы үткәрелде.

Катнашучылар һәм тамашачылар матур итеп бизәлгән спорт залында җыелды. Чарада дүрт команда – 5 класс укучыларының гаиләләре катнашты: Скуиннар – “Легион”, Әхмәтшиннар- “Әхмәт”, Рәҗәповлар – “Йолдызчык”, Утиновлар – “Динамит”.

Ярышлар командаларның сәламләвеннән башланды. Программага эстафета, аяк астында туп, зур туплар белән сикерү, кәрзингә туп ыргыту, катнаш эстафета, кырыгаяк, таракан йөгерүе, кәшәкә белән йөгерү, боулинг кебек спорт биремнәре керде. Әхмәтшиннар һәм Скуиннар барлык этапларда югары нәтиҗә күрсәтте. Җыелган баллар саны буенча Рәҗәповлар һәм Утиновлар 35 һәм 36 очко җыеп, өченче урынны бүлеште, Әхмәтшиннар икенче урынны алды (48 очко), Скуиннар җиңүче булды (53 очко).

Катнашучыларның барысына да Почет грамоталары һәм тортлар тапшырылды. Кызыклы һәм күңелле уеннан балалар да, әти-әниләр дә канәгать калды.

Әнисә МӨХӘММӘТҖАНОВА, Первомайский урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: