Барлык яңалыклар
Чаралар
14 февраль 2018, 11:09

Бүген йолдызчыклар, иртәгә – йолдызлар

Ел саен үткәрелүче “Йолдызчыклар” район вокаль фестиваль-конкурсы беренче тапкыр 2002 елда Балалар сәнгать мәктәбе коллективы башлангычы белән үткәрелгән иде, һәм әлеге мәктәп укучылары тәүге катнашучылар булды. 2010 елда проект киңәйде һәм Балалар сәнгать мәктәбе бинасында түгел, ә район Мәдәният йортында үткәрелә башлады. Анда катнашу өчен оештыручылар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм районның башка балалар учреждениеләреннән балаларны чакыра башлады.

Узган елларда яшь сәләтләр – конкурслар җиңүчеләре, зур сәхнәдә уңышлар яулыйлар, район гына түгел, шулай ук шәһәр, республика, бөтенрусия конкурсларында җиңүчеләр һәм лауреатлар булалар.

Быелгы яшь вокалчыларның “Йолызчыклар” фестиваль-конкурсы район Мәдәният йортында гыйнварның соңгы көнендә үтте. Оештыручылар аны Башкортстан Республикасында Гаилә елына багышлады. Заманча башкаруны үстерүне пропагандалау, сәләтле һәм һөнәри перспективалы җыр башкаручыларны киләчктә иҗади үстерү чараның максаты булып торды. Жюри хөкеменә 40 вокал номеры куелды. Һәм аның алдында 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге җырчылар арасында иң лаеклыларын сайлап алу бурычы торды. Быел конкурста җиде белем бирү учреждениесе тәрбияләнүчеләре: район үзәгенең 1, 2, 3, 4 санлы балалар бакчалары һәм Первомайский, башлангыч мәктәп һәм Балалар сәнгать мәктәбеннән балалар катнашты.

Конкурс өч яшь төркеме буенча үткәрелде: 5 яшьтән 7 яшькә кадәр, 8 яшьтән 11 яшькә кадәр һәм 12 яшьтән 15 яшькә кадәр. Шулай ук конкурсантлар ике номинациягә: махсус вокал әзерлекле һәм махсус әзерлексез катнашучыларга бүленде.

Конкурсны преподавательләр Людмила Давыдова, Маргарита Салихова һәм шушы юллар авторы әзерләде һәм алып барды. Кичәне Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә укучы Артур Арсланов һәм Айлина Фазылова алып барды, алар күңелле һәм артистларча катнашучыларны сәхнәгә чакырды.

Конкурсантларны хупларга аларның ата-аналары, картәниләре-картәтиләре, укытучылары һәм дуслары килгән иде. Тамашачылар һәр башкаручыны җылы каршы алды.

Чара “Карамельки” үрнәкле вокаль ансамбленең “До-ре-ми” җыры белән чыгыш ясавыннан башланды. Аннары – конкурс чыгышлары. 5-7 яшь категориясендә Стәрлебаш, Мәкъсет һәм Первомайский авыллары балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук Балалар сәнгать мәктәбе, башлангыч мәктәп укучылары үзләренең сәләтен күрсәтте. Ялгыз башкаручылар гына түгел, дуэт белән дә җырладылар. 8-11 яшь һәм 12-15 яшь категорияләрендә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Конкурста рус, башкорт, татар, инлиз телләрендә җырлар яңгырады.

Конкурсантларның чыгышы төрле булды, алар Ватан, гаилә, хайваннар, дуслык турында җырлады. Балалар барысы да бик яхшы әзерләнгән һәм ышанычлы чыгыш ясады.

Конкурста Рузанна Насретдинова Гран-при яулады. 5-7 яшь категориясендә Олеся Туктарова I дәрәҗә лауреат, Амелия Рафикова (1 санлы балалар бакчасы) һәм Самира Мусакаева (башлангыч мәктәп) II дәрәҗә лауреатлар, Тимур Кәримов (2 санлы балалар бакчасы) III дәрәҗә лауреат булдылар. Башка катнашучылар уңышлы чыгыш ясаганнары өчен Дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

Урта һәм өлкән яшь категорияләрендә Данис Галиев, Илүзә Казакбаева, Анита Арсланова, Алия Кадыйрова I дәрәҗә лауреатлар булды. Айгизә Мәннәнова, Кристина Волокитина, Эльвина Мөрәсева, Эвелина Вәлиева II дәрәҗә диплом лауреатлары булды. III дәрәҗә лауреат дипломнары белән Индира Хәбибуллина, Рания Галиева, Регина Галиева, Эльвира Барадуллина билгеләнде.

Кичә программасын Балалар сәнгать мәктәбенең “Росинки” бию коллективы чыгышы бизәде, алар “Кантри”, “Дождик”, “Волна”, “Бурзяночка” биюен башкарды.

Барлык конкурсантлар “Йолдызчык” фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен дипломнар белән бүләкләнде. Кичә бәйрәм, иҗади күтәрелеш һәм яхшы кәеф мохитендә үтте.

Ләйсән ХАЛИКОВА,

Балалар сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча мөдире.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: