Барлык яңалыклар
Чаралар
9 февраль 2018, 12:03

Әти, әни, мин – спорт гаиләсе!

Балалар бакчасында гаилә бәйрәме – тәрбиячеләрне, балаларны һәм әти-әниләрне берләштерүче үзенчәлекле көн. Күптән түгел Первомайский балалар бакчасында “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” исеме астында шундый спорт чарасы үтте.

Бу көнне бәйрәмчә бизәлгән залга кунаклар җыелды. Ярышларда Садыйковлар, Галиуллиннар, Безгиннар, Әюповлар, Усмановлар гаиләләре катнашты. Үзенчәлекле итеп үзең белән таныштыру өй эше иде. Командалар сәламләү өлешендә матур речевкалар һәм девизлар кулланып үзләренең гаиләләре белән таныштырды. Каршылык полосасы, туп белән эстафета кебек биремнәрне, “Пингвиннар”, “Каракатица” күнегүләрен катнашучыларның барысы да лаеклы үтте. Балалар кышкы спорт төрләрен әйтте, олимпиада эмблемасын җыйды. Әлбәттә, дуслык җиңде.

Барлык катнашучылар грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде. Күтәренке кәеф, уңай тәэссоратлар иң зур бүләк булды. Һәр балада әти-әнисе кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләргә бурычлы. Аннары гына – балалар бакчасы һәм мәктәп. Әлеге чара моңа ачык мисал булып тора.

Айнур ТУКТАРОВ, музыкаль җитәкче;

Зенфира ӘЮПОВА, Первомайский балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: