Үзе турында сөйләп, Лира Якшыбаева иҗатын укытучылыктан башлавын әйтте. Башта ул мәктәп темасына аерым игътибар бирә. Аннары башка өлкәләргә күчә: гаилә, җәмгыятьтә кешеләрнең мөнәсәбәте, артабан – әүлияләрнең яшәеше турында яза.
- Миңа Мөҗәвир хәзрәт турында язарга хезмәттәшләрем тәкъдим итте. Беренче китабым басылгач, аны укучылар тасвирланган вакыйгаларны әкияткә санап, аларның чынбарлыгына ышанмады. Шуңа күрә “Хатирәләр” исемле икенче китапны язганда мин бу вакыйгаларны сөйләүчеләрнең исемнәрен күрсәттем. Нәтиҗәдә, изгеләрнең яшәеше турында тугыз китабым дөнья күрде, - дип өстәде ул. – Әүлияләрнең тормышын тасвирлаганда мин архив материалларны үзләштердем. Мәсәлән, Зәйнулла ишанга багышланган практик конференцияләрнең берсендә анда катнашучылар аның тормышының аерым мизгелләре турында гына сөйләде. Ә мин исә аның туган көненнән алып соңгы көненә кадәр тулы тормышын өйрәнергә карар иттем. Аны башкорт халкы гына түгел, барлык мөселман дөньясы ихтирам итә.
Язучы изгеләрнең тормыш юлы драматургиядә дә чагылыш табарга тиеш, дип исәпли. “Мөселманнар дөньясы изгеләре турында фильмнар, Мөхәммәт Пәйгамбәр турында фильм бар. Мөҗәвир хәзрәт турында спектакль булырга тиеш дип карар итеп, пьеса яздым. Ә Сибай дәүләт башкорт драма театры коллективы искиткеч дәвалау һәм күрәзәлек сәләтенә ия булган могҗизалы якташыбызны бездән башка кем зурлар, данлар дип спектакль куярга карар итә. Әлбәттә, аларга бик күп каршылыклар аша үтәргә туры килә. Бу турыда А.Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт театры директоры Айгөл Гайнуллина сөйләде. Әйткәндәй, китап укучылар аудиториясен киңәйтү өчен ул Лира Якшыбаеваның “Зәйнулла ишан”китабын башкорт теленнән рус теленә тәрҗемә итә. Ә “Әүлия” спектакле республиканың район һәм шәһәрләре сәхнәләрендә зур уңыш белән үткән.
Очрашуга җыелучылар, аерым алганда, Нил Рәмиев, Зифа Кулсарина, Минегөл Мөхәммәдьярова язучыга күпләргә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче, кешеләрнең яхшы якларын күрергә өйрәтүче, матурлыкка сөю уятучы китаплары өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук алар Миякә районының Нарыстау тавында җирләнгән изгеләр турында китап язуын үтенде. Риваятьләр буенча алар – әтиле-уллы Зөбәер бин Зәет һәм Абдуррахман бин Зөбәер Мөхәммәт Пәйгамбәрнең ярдәмчеләре булган.
Башкортстан Республикасының халык укытучысы Минеханә Баһаветдинова язучыга аерым рәхмәтен белдерде, әйткәндәй, ул Лира Әхмәт кызының якташы.
- Гадилектә - бөеклек. Бөек акыл ияләре турындагы китапларыгыз аша Сез изгеләрнең эшен дәвам итәсез. Моның белән күпләргә рухи яктан үсешергә ярдәм итәсез, - диде ул һәм иҗади уңышлар теләп Лира Әхмәт кызына танылган якташлар турында укучыларның фәнни эшләре язылган үзенең китабын бүләк итте.
Лира Якшыбаева билгеләвенчә, араларында Габдулла Сәидинең нәселе булу белән стәрлебашлылар горурлана ала. Аның әнисе Шәмсеҗиһан Стәрлебаштан. Ул – Тайгуновлар нәселе вәкиле. Хезмәт ветераны Зәйтүнә Мөхәммәтьярова җыелучыларны шушы нәселдән булган үзенең туганы өчен архив мәгълүматлары буенча җыйган шәҗәрә белән таныштырды.
Җыелучылар исеменнән изге теләкләр белән мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева, китапханә директоры Рәбига Надршина чыгыш ясадылар һәм Лира Якшыбаевага чәчәкләр бүләк иттеләр.
Лира Әхмәт кызының изгеләр турындагы барлык китаплары районның китап укучыларында зур кызыксыну уятуын билгелисе килә. Язучының автографы белән алып килгән китаплар тиз арада сатылып бетте.
Әйткәндәй, “Әүлия” спектакле күрсәтелгән көнне теләге булган һәркемнең Лира Якшыбаеваның китапларын сатып алу мөмкинлеге булачак.
Лира Минеәхмәт кызы Якшыбаева 1947 елның 15 февралендә Башкорт АССРының Гафури районы Сәетбаба авылында туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. 1992 елдан Сибай шәһәренең мәктәп-интернатында, 1997-2002 елларда 13нче башкорт урта мәктәбендә укыту эшчәнлеге алып бара. Лира Якшыбаева проза өлкәсендә эшли. 2009 елда “Мөҗәвир хәзрәт” әсәре өчен Рамазан Өметбаев исемендәге премия лауреаты, 2011 елда галим-лингвист Җәлил Киекбаевның тууына 100 тулуга багышланган “Сынаулардан тукылган язмыш” китабы өчен Җ.Киекбаев исемендәге премия лауреаты, “Башкортостан”, “Йәшлек” гәзитләре, “Шоңкар” журналы лауреаты. Русия һәм Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.