Барлык яңалыклар
Чаралар
6 февраль 2018, 11:43

Авылдашларының ялын бизи

Авылларыбызда үзләренең үзешчән талантлары белән авылдашларының ялын бизәүче кешеләр күп. Безнең Яңгырчы авылында мәдәни оештыручы Рәфис Назаровны нәкъ шундыйларның берсе дип әйтергә мөмкин.

Яңгырчы авыл биләмәсе халкы аны урындагы үзешчән сәнгать остасы буларак беләләр. Рәфис Шәрифҗан улы шигырьләр яза, җырларга көйләр иҗат итә, уен коралларында уйный, матур җырлый. Шуңа күрә аның 50 яшьлек юбилеен, авыл халкына бәйрәм ясап, анда шулай ук туганнарын, классташларын, юбилярның коллегаларын чакырып билгеләргә карар ителде.

Иҗат кичәсе бик матур һәм тамашалы булды. Тантана сәбәпчесен сәхнәдән урындагы мәдәният хезмәткәрләре, туганнары, авылдашлары Галия Батталова, Тәгъзимә Абайдуллина, Сания Газизуллина котлады. Котларга кунаклар - аның коллегалары - Р.Назаровның җырларын башкарган район Мәдәният йортының баянчысы һәм җырчысы Рөстәм Галиев, Әмир авыл мәдәният йорты директоры Җәүдәт Мифтахов килгән иде. «Көмеш моңнар» баянчылар ансамбле чыгышы да тамашачыларга бик ошады. Юбилярның үзе - Рәфис Назаров, аның тормыш иптәше Алия, кызлары Гөлия һәм Гөлфия башкаруында җырларны алар сокланып тыңлады. Чын мәгънәсендә талантлы һәм тату гаилә!

Кичәне Турмай авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөмәрә Абдуллина ихлас алып барды. Эльмира Абдуллина үзенең дәртле биюләре, Гөлсинә Фәхриева, Лилия Әбүбәкерова, шушы юллар авторы матур җырлары белән кичәгә ямь өстәде.

Кыскасы, чара чын бәйрәмгә әверелде, аңардан барысы да канәгать калды.

Гөлгенә КӘРИМОВА, Яңгырчы авыл мәдәният йорты китапханәчесе.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: