Барлык яңалыклар
Чаралар
26 гыйнвар 2018, 12:05

“Балачакның хәвефсез юллары”ннан

Районда мәгариф һәм ЮХХДИ бүлекләре тарафыннан ел саен “Балачакның хәвефсез юллары” КВН уены үткәрелә. Аның максаты булып Юл Хәрәкәте Кагыйдәләрен үзләштерүне пропагандалау һәм балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен кисәтү тора. Үткән атнада район Мәдәният йортында шаян төрдә җитди, көнүзәк нәрсә – юлларда хәвефсезлек, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни өчен мотлак үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Уенда районның биш гомум белем бирү мәктәпләре: район үзәгенең 1 һәм 2 санлы, Кабакуш, Елембәт һәм Иске Калкаш мәктәпләре командалары катнашты. Катнашучылар өч конкурс сынавы үтте: сәламләү, капитаннар конкурсы һәм музыкаль өй эше.

Чара әйбәт оештыру дәрәҗәсендә үтте. Юл кагыйдәләрен үтәүнең барлык әһәмиятен командалар “Кагыйдәләр буенча йөрик!” сәламләү конкурсында күрсәтте. Барысы да оста, дәртле итеп, биюләр һәм җырлар белән башкарылды. Ә менә йомгаклау этабы – “Бер юл – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү юлыннан бердәм атлыйбыз” өй эше иң чагуы булды. Ул барлык катнашучыларны, тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын әсир итте. Сәхнәдән кызыклы һәм шаян авторлык мәзәкләре яңгырады. Барлык командалар тамаша залында күңелле көлү уятты. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү гаять авыр булды.

Капитаннар конкурсы – командаларның иң яхшы вәкилләренең ярышы. Бу иң җаваплы конкурсларның берсе. Капитаннар ярышы яшь инспекторлар – командаларның лидерларын, аларның осталыгын, мавыгуын ачарга ярдәм итте. “Иң яхшы капитан” номинациясендә Елембәт урта мәктәбе командасы капитаны Диана Халитова җиңүче булды. Өч конкурс йомгаклары буенча 1 санлы урта мәктәп командасы беренче урынга чыкты, Елембәт мәктәбе икенче урынны, район үзәгенең 2 санлы урта мәктәбе өченче урынны алды.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары чираттагы тапкыр КВНның күңелле, уңай тәэссоратлар бирүче һәм кабатланмас уен булуын раслады. Ә алар үзләре – актив, инициативалы, төрле һәм эчтәлекле программа, шаянлык, эрудиция күрсәткән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштерү темасын оста ачып биргән талантлы кызлар һәм малайлар.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотолары.

Читайте нас: