Барлык яңалыклар
Чаралар
26 гыйнвар 2018, 11:42

Асылташтай асыл авылдашыбыз

Иске Калкаш авыл мәдәният йортында иҗат кичәләре үткәрү күркәм йолага әверелеп бара. Гомум алганда, алар авыл хакимияте башлыгы Фәүкать Котлушин ярдәме һәм мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән үткәрелә. 2016-2017 ел эчендә барысы 13 ижат кичәсе үткәрелгән. 2018 елның гыйнвар ае да хезмәт ветераны, БР мәгариф отличнигы, ветераннар советы рәисе, район, республика мөнәҗәтләр әйтү конкурслары җиңүчесе һәм лауреаты Гәүһәр Гомәрованың 70 яшьлек юбилеена багышланган матур кичә белән башланды.

Кичәне Гәүһәр Таҗимөлек кызына багышлап үзе ижат иткән шигырен укып Фәүкать Галләм улы ачты. Гәүһәр - асылташ. Исеменә җисеме туры килеп тора. Ул Калкаш авылының хөрмәтле хезмәт ветераны, яраткан укытучы, киңәшче, сәхнәдә кобаер, җыр, такмак остасы. Салават педагогия училищесын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын Иске Калкаш урта мәктәбендә математика укытучысы булып башлый ул. Соңыннан читтән торып Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Шул вакытта ук аның җыр-моңга сәләтен сизеп, җыр дәресләрен дә алып барырга кушалар. Мәктәптә, авыл мәдәният йортында үткәрелгән төрле чараларда ул актив катнаша. «Мин беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдем, авыр чакларда да борынгы җырлар көйләп, җырлап йөредем. Чакырсалар - төрле чараларда катнашып, сәхнәдә чыгыш ясадым», - ди ул.

Мәктәптә эшләгән елларында Гәүһәр Таҗимөлек кызы үзен оста оештыручы итеп таныта. Шуңа да аны 1994 елда мәктәп директоры урынбасары итеп тәгаенлиләр. Шушы авыр, җаваплы вазыйфаны ул 13 ел били. Утыз биш елдан артык мәктәптә эшләгән чорда ул бер тапкыр да район яки мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурс, смотр, фестиваль, эстафеталардан читтә калмый. Киресенчә, аны шушы чараларны оештыручылар арасында күрергә мөмкин. Шул ук вакытта ул «Гөлнәзирә» фольклор түгәрәген җитәкли, анда башкорт халкының фольклорын өйрәнәләр, авыл халкының тормышына һәм көнкүрешенә бәйле бәйрәмнәр үткәрелә. Бу гына да түгел. Тагы да «Яшь этнограф» түгәрәге җитәкчесе дә ул. Аның тәрбияләнүчеләре республика конкурсларында бихисап наградаларга лаек була. Авыл, туган як тарихы турында риваятьләр һәм хатирәләр, шәжәрәләр, авылның күренекле шәхесләре турында материал туплыйлар.

Хаклы ялда булуына карамастан, Гәүһәр Таҗимөлек кызы мәктәп белән бәйләнешне өзми. Еш кына төрле бәйрәмнәрдә катнаша, киңәшләре белән ярдәм итә. Аны авыл мәдәният йортына төрле чараларга чакырырга яраталар, чөнки Гәүһәр Таҗимөлек кызы башкаруында күңелгә үтеп керерлек җырлар һәр чараның бизәге булып тора.

Иҗат кичәсенә аны котларга курсташлары, укытучы-хезмәттәшләре, укучылары һәм авыл халкы килгән иде. Һәркем актив, тормыш сөючән, дәртле Гәүһәр Таҗимөлек кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм җан тынычлыгы, авыл халкын үз иҗаты белән шатландыруын теләде.

Илмира СӨЯРГУЛОВА, Иске Калкаш урта мәктәбе укытучысы.

Читайте нас: