Барлык яңалыклар
Чаралар
22 гыйнвар 2018, 11:26

«Йолдыз бул-2018»

Яңа ел каникулларында район үзәгендә бик күп чаралар үткәрелә. Алар арасында яңа талантларны ачыклауга юнәлтелгән “Йолдыз бул” эстрада җырларын яшь башкаручылар конкурсы - иң тамашалыларның берсе. Конкурстан күренүенчә, районда алар байтак.

Конкурста районның төрле авыл биләмәләреннән 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге эстрада җырларын үзешчән башкаручылар катнашты. Жюри катнашучыларны төрле яктан бәяләде: башкару осталыгы, җырлау сәләте, репертуарның катлаулылыгы, сәхнә мәдәнияте. Матур эстрада җыры бәйрәме бер тында үтте. Барлык конкурсантлар да үзләрен яхшы яктан күрсәтү өчен артистлык сәләтен, хислелеген һәм, әлбәттә инде, җырлау мөмкинлекләрен ачуга күп көч салды. Гран-при яулаган Тәтербаш авылыннан Анна Тимофеева конкурсның абсолют җиңүчесе булды. Кыз – И.Яковлев исемендәге Чабаксар педагогия институты студенты, ул күп тапкырлар катнашып, төрле елларда әлеге конкурс лауреаты булып тора. “Өч ул турында баллада” катлаулы композициясен сайлап һәм аны лаеклы башкарып, тамашачыларга аның тирән мәгънәсен җиткерә алуы белән жюри әгъзаларын таң калдырды.

Башка катнашучылар, конкурсның диплом лауреатлары ияләре дә башкару осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Гөлназ Гарифуллина (Айдарәле авылы) конкурсның I дәрәҗә, Гөлфия Назарова (Яңгырчы авылы) II дәрәҗә, Денис Клявлин (Яңгырчы авылы) III дәрәҗә лауреатлары булды. Розалия Әюпова (Первомайский авылы) конкурсның I дәрәҗә, Розалина Бикмөхәммәтова (Карагыш авылы) II дәрәҗә, Гүзәл Камалова (Куганакбаш авылы) III дәрәҗә дипломантлары булды.

Эстрада җырын яшь башкаручылар конкурсы яңа талантлар, тавышлар, исемнәр ачып кына калмады, шулай ук барлык җыелучыларга бу көнне яхшы кәеф бүләк итте.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото Ю.КОЖЕВИНА тарафыннан бирелде.

Читайте нас: