Барлык яңалыклар
Чаралар
22 гыйнвар 2018, 11:10

Китап - күренекле юбилейга бүләк

Үткән ел Стәрлебаш районара суды төзелүгә 85 ел тулды. Әлеге күренекле юбилей уңаеннан суд рәисе И.Семенов, суд консультанты Р.Ибраһимова һәм суд ветераны З.Әминевалардан торган төркем «Стәрлебаш районара судына - 85» китабын чыгаруга әзерләгән.

Шушы көннәрдә судның утырышлар залына китапны тантаналы тапшыру өчен әлеге систем ветераннары чакырылды. Иван Сергеевич кунакларга китапның нәшер итүгә ничек әзерләнүе, аның өчен материалларның ничек җыелуы, шулай ук аның геройлары турында сөйләде.

Китап суд төзелүе һәм үсешүе тарихына багышланган: беренче хезмәткәрләр, аларга эшләргә туры килгән шартлар, беренче бина турында сөйләнә. Ветераннарга, аларның хатирәләренә, районнан чыккан суд системасында эшләгән һәм әле эшләүче якташларга аерым блок багышлана. Җәмәгать эшчәнлеге дә: мәктәп укучылары белән очрашулар, агач утырту, конкурслар һ.б. билгеләнгән. Һәм, әлбәттә инде, районга, аның социаль өлкәсенә аерым бүлек багышланган. Мондый китапның республикада беренче булуын билгеләми мөмкин түгел.

Китапны тәкъдим итү кичәсендә район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, район прокуроры М.С.Валиков, отставкадагы судьялар Р.Г.Бакиров, А.И.Гыйззәтуллин, шулай ук суд ветераннары һәм берникадәр вакыт анда эшләгән кешеләр катнашты. Җыелучылар алдында чыгыш ясап, Фәнүр Зөфәр улы: «Бу китап - суд системасы һәм тулаем район тарихы, кешеләр турында хатирәләр. Ул үткәннәрне белү, өлкән буын белән кызыксыну һәм горурлану өчен барыбызга да кирәк», - дип билгеләде. Аннары Иван Сергеевич һәр ветеранның хезмәтен билгеләп, аларга китаплар бүләк итте, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: