Барлык яңалыклар
Чаралар
19 гыйнвар 2018, 11:59

Шатлык бүләк иткән өчен рәхмәт!

Балалар өчен Яңа ел иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәм. Бүләкләр, Кыш бабай белән очрашуны алар ел саен түземсезләнеп көтә. Югары Гөлем балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен район үзәгенең 2 санлы балалар бакчасына Яңа ел иртәсенә бару онытылмаслык вакыйга булды.

Балалар анда барасы көнне түземсезләнеп көтте, шигырьләр һәм җырлар әзерләде. Иртә бик чагу булды. 2 санлы балалар бакчасы хезмәткәрләре әкият геройлары катнашлыгында кызыклы яңа ел тамашасы әзерләгән иде. Алар сабыйларны тылсымлы әкият иленә җәлеп итте. Балалар бәйрәмчә могҗизалар иленә чумды, төрле кызыклы конкурсларда катнаша алды. Кыш бабай һәм Карсылу килү белән җырлы-биюле, чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде, әкият геройлары белән истәлеккә фотога төште, бүләкләр алды.

2 санлы балалар бакчасы мөдире Елена Кисляковага сабыйларга шатлык бүләк иткән өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук балаларны озатып баручы Югары Гөлем авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Муратшинага, бала караучы Алсу Бикмөхәммәтовага, пешекче Рәсимә Идрисовага һәм Яңгырчы мәктәбе машина йөртүчесе Салават Бикмөхәммәтовка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Югары Гөлем балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең ата-аналары.

Читайте нас: