Барлык яңалыклар
Чаралар
19 гыйнвар 2018, 11:56

Могҗизалар чоры

Яңа ел – тылсымлы, аеруча яраткан бәйрәм. Моның белән беркем дә бәхәсләшмәс. Күңелле ыгы-зыгы, чагу төсләрдә балкып торган кибет киштәләре, мәйданнарда купшы, шарлар белән бизәлгән чыршылар һәм иң мөһиме, Кыш бабайдан бүләк. Түземсезлек белән төн уртасын, курантлар суга башлавын көтәсең. Бу мизгелдә кешеләр тын да алмыйча, иң изге теләген тели башлый. Аның мотлак тормышка ашуына ышанырга гына кирәк.

Балалар иҗат йортында да Яңа ел иртәсе бик кызыклы һәм күңелле үтте, анда педагогик коллектив оешмаларда шөгыльләнүче балаларны Яңа ел белән котлады.

Тамаша башында балалар иҗат йорты директоры Э.Ә.Мәсәлимова чыгыш ясады. Ул укучыларны “Яңа ел могҗизасын көткәндә” уку кабинетларын иң яхшы бизәү конкурсы нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук 2017 елга йомгаклар ясады, ә чыгышы ахырында барысын да 2018 ел белән котлап, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Иртәне шаян урман ахирәтләре Хиханька һәм Хаханька ачты. Балалар бәйрәмчә маҗаралар мохитенә чумды. Алар Әтәч, һәм, әлбәттә инде, 2018 ел символы – Жучка исемле Эт белән очрашты. Күңелсезләнеп торучылар булмады. Чөнки тамаша дәртле җырлар, көйләр, биюләр һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә урман ахирәтләре үзләренең бию осталыгын күрсәтте һәм балаларга хәйләкәр сораулар һәм биремнәр әйтте. Ләкин безнең малайларны һәм кызларны алдап булмый, алар ничек җавап бирергә белә, чөнки безнең әйбәт дусларыбыз Эт һәм Әтәч аларга ярдәм итте. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең төп геройлары – Кыш бабай һәм Карсылу белән очрашу булды. Бәйрәмдә катнашучылар барысы да уңай тәэссоратлар, кәеф күтәренкелеге, тәмле бүләкләр алды.

Бәйрәм бер тында үтте, ул барлык кунакларның күңелен күтәрде, ә җавап итеп әкият геройлары көчле һәм бердәм алкышларга күмелде. Чөнки Яңа ел – кешеләрне берләштерә, якты киләчәккә өмет бирә торган бәйрәм. Барлык начарлыклар, искелекләр һәм кирәкмәгән нәрсәләр артта кала. Яңа елга иң якты хисләр, иң изге ниятләр белән керергә кирәк, чөнки Яңа елның нинди буласы һәм нәрсәләр алып киләсе үзебездән тора.

Рәйлә ХӘБИБУЛЛИНА, Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы.

Читайте нас: