Барлык яңалыклар
Чаралар
17 гыйнвар 2018, 11:42

Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте

Яңа ел – һәр өйдә, һәр гаиләдә иң яраткан, чагу һәм көтеп алынган бәйрәм. Без аны барыбыз да түземсезләнеп, аңардан нинди дә булса могҗиза, тылсым, гаҗәеп үзгәрешләр өмет итеп көтәбез. Карагыш авыл мәдәният йортында бу бәйрәмгә багышлап күп кенә матур, онытылмаслык һәм тамашалы чаралар үтте. Безнең авыл биләмәсенең чыршылар һәм боздан сыннар шәһәрчеге конкурсында район буенча беренче урынны алуы иң беренче һәм күңелле яңалык булды.

Әзерлек эшләре бәйрәмгә кадәр үк башланган иде. Авыл мәдәният йортының залын бизәү буенча мәдәният хезмәткәрләре зур эш башкарды. Аның уртасында сәйләннәр, серпантиннар, ялтыравыклар, төрле төстәге гирляндалар һәм шарлар белән бизәлгән сылу чыршы балкып утыра иде. Балалар иртәгә матур киемнәрдә, күтәренке кәефтә, могҗизага ышаныч белән килгән. Һәм аларның өмете акланды! Кыш бабай һәм Карсылу килү белән җырлы-биюле, чыршы тирәли әйлән-бәйләнле чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң балалар шигырьләр сөйләде, истәлеккә фотога төште һәм көтеп алган Яңа ел бүләкләре алды. Аларның дуслары белән аерылышасы килмәде, иртә дәртле дискотека белән тәмамланды.

Бакча авылында яшәүчеләрне ел саен котлау традициягә әверелде. Һәрвакыттагыча, авыл уртасында бизәп чыршы утыртылган иде. Авыл халкы безнең киләсен алдан ук белде һәм чыршы янында безне көтеп алдылар. Бәйрәм урамда үтте. Аны авыл биләмәсе башлыгы Роберт Туктаров ачты. Ул җыелучыларны бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаиләләренә иминлек теләде. Монда да Кыш бабай һәм Карсылу белән әйлән-бәйлән оештырылды.

Карагыш авыл мәдәният йортында үткән Яңа ел концерты да истә калырлык матур булды. Бу көнне тамашачыларга Кыш бабай, Карсылу, узган ел символы Әтәч һәм Яңа ел символы Эт котлауларын җиткерде. Зөфәр Атангулов, Розалина Бикмөхәммәтова, Эльнара һәм Гөлнара Әсфәндияровалар, Рәйлә Кирәева, “Җиз үкчә” бию төркеме, Рузилә һәм Радмир Кирәевлар, Уфадан килгән кунак Алина Юлъякшинадан музыкаль бүләкләр авыл халкының күңеленә хуш килде. Аларның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр. Уеннар һәм конкурслар бик күп иде, анда иң актив катнашучылар уңай тәэссоратлар алды, тәмлекәчләр һәм сувенирлар белән бүләкләнде.

Бәйрәмнәр үтте, ләкин мәктәп укучылары өчен күркәм чор – кышкы каникул башланды, алар да бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. “Каникул чоры” – мәдәният хезмәткәрләре оештырган балалар өчен уен һәм күңел ачу программасы шулай аталды. Ул “Безнең яраткан Кыш бабай” рәсемнәр конкурсы белән башланды. Балалар аны төрлечә: кемдер бүләкләр тутырылган зур капчык белән, кемдер тылсымлы таяк белән төшергән иде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез һәм күчтәнәчсез калмады. Каникул көннәренең берсе “Чыпчыклар дискотекасы” дип аталды. Бу көнне балалар биеде, бер-берсен биергә өйрәтте. Авыл мәдәният йорты янында традицион уеннар һәм чанада шуу да булды.

Рух күтәренкелеге, янып торган йөзләр, дуслар белән аралашу шатлыгы, призлар һәм бүләкләр, кышкы уеннар балаларның хәтерендә озак сакланыр, яхшы уку өчен яңа көч һәм омтылыш бирер дип ышанасы килә.

Зөлфирә ХӘСӘНОВА, Карагыш авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Читайте нас: