Барлык яңалыклар
Чаралар
15 гыйнвар 2018, 11:01

Шәҗәрәңне өйрәнү – файдалы һәм мавыктыргыч шөгыль

Шәҗәрә төзү, шәҗәрә бәйрәмнәре һәрвакыт үсеп килүче буынның гына түгел (бу очракта укучыларның), ата-аналарның, картәти-картәниләрнең дә кызыксынуын уята. Алар үзләренең тамырларын өйрәнү буенча зур эзләнү эшләре алып бара. Шуннан соң гына нәсел агачы төрендә ясалган шәҗәрә төзелә.

Күптән түгел безнең Первомайский мәктәбендә, 10 класста шәҗәрә бәйрәме үтте. Ул мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ә.М.Мөхәммәтҗанова тарафыннан әзерләнгән иде. Анда 10 класс укучыларының ата-аналары, шулай ук туганнары чакырылды. Укучылар әлеге чарага “Проект эшчәнлеге” дәресе кысаларында ватманнарда үзләренең нәсел агачы әзерләгән. Эш барышында алар үзләренең картәтиләре, балалары һәм башкалар турында күп нәрсә белде.

Хәсәнов Азамат, Ходайбердина Гөлшат, Мөхәммәтҗанов Вильсур, Загетбаев Артур, Әюпов Айдар, Касимов Максим, Шишков Никита, Кәримова Илүзә, Аллагулов Илназ, Сәфәргалиева Диларә үзләренең шәҗәрәсе турында горурланып сөйләде. Алар үзләре өчен нәселендә абруйлы булып торган шәхесләргә тукталды. Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар: партнеры Алина белән Хәсәнов Динислам (Казанда үткән спорт биюләре буенча республика конкурсы җиңүчеләре), Исәнгужина Айсылу ( “Баек” телевизион конкурсы җиңүчесе), Ходайбердина Кәримә (Ходайбердина Гөлшатның әнисе), Сәфәргалиева Алия («Тәрбияче-2017» конкурсында катнашучы), Аллагулов Айдар (Аллагулов Илназның әтисе), Шишков Виктор (Шишков Никитаның картәтисе), Тимерәшева Суфия, Килдегузина Клара, Мәүлетбердина Земфира (Загетбаев Артурның апалары һәм әнисе), Мөхәммәтьярова Зәйтүнә (Мөхәммәтьяровларның, Якуповларның шәҗәрәсен төзүче).

Бәйрәмдә шулай ук Балалар иҗат йорты филиалының “Дуслык” бию ансамбле чыгыш ясап, чарага тагы да ямь өстәде.

Чара тәмамлангач барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Альбина ИЛЬЯСОВА, Первомайской урта мәктәбенең өлкән вожатые.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: