Барлык яңалыклар
Чаралар
15 гыйнвар 2018, 12:05

Кичә һәркемне рухландырды

Күптән түгел Айдарәле авыл мәдәният йортында “Илһамлы җанда иҗат ялкыны” әдәби-музыкаль чарасы үтте. Бу көнне айдарәлеләр талантлы язучы-якташлары белән очрашты.

Аларның һәрберсе өлкән яшьтә булуларына карамастан, зур иҗади эш алып бара, күп кенә шигырьләр, ә кайберләре җыр сүзләре авторлары. Очрашуны дәртле биюләр һәм күңелле җырлар бизәде. Һәрбер чыгыш тамашачыларда матур хисләр уятты, җыелучылар берчә көлде, берчә күзләрендә яшьләр күренде. Якташлары Нәсимә Әхмәтова, Нурия Мишәрова, Зөлфирә Абдуллина, Минекамал Галиуллина башкаруында әниләргә, туган авылларына багышланган җырлар, мулла Халит Кәлимуллин башкаруында иманга, дингә тартылуга багышланган шигырьләр яңгырады. Шулай ук Гүзәл Әхтәмова башкаруында мәрхүмә Зилә Закированың шигырьләре укылды. Тамашачылар өчен Линар Гафиятуллин башкаруында тәү тапкыр сәхнәдән яңгыраган “Айдарәле чишмәләре” җыры матур бүләк булды. Аның сүзләрен Нурия Мишәрова, ә көен Гөлшат Арсланова язган.

Җыелучылар алдында район язучылар оешмасы рәисе Наилә Гыйззәтуллина һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева чыгыш ясады. Алар язучыларга истәлеккә китаплар бүләк итте. Кичәне район Мәдәният йорты артистлары Гөлйөзем Сәепова, Илдар Баһаветдинов, Илнар Хәйретдинов музыкаль номерлар белән бизәде. Әлеге кичәне филология фәннәре кандидаты, БР халык укытучысы, Зәйнәб Биишева исемендәге премия лауреаты Ханә Баһаветдинова искиткеч матур алып барды. Аларның чыгышлары тамашачылар күңелендә озак сакланыр, ә киләчәктә мондый очрашулар ешрак булыр дип ышанабыз.

Гөлшат ХӘБИБУЛЛИНА,

Айдарәле авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: