Барлык яңалыклар
Чаралар
15 гыйнвар 2018, 12:13

Без кошларга ярдәм итәбез, ә алар безгә

Тышта кыш. Елның бу вакытында кошларга җиңел түгел. Кайвакыт аларга суыктан түгел, ә ачлыктан бик авыр. Кыска көн эчендә барлык кошлар да тамакларын туйдырырлык кирәк кадәр җим табып өлгерә алмый. Кайвакыт моңардан үләләр дә.

Шуңа күрә суыклар башлану белән аларның күбесе кешеләр яшәгән урынга якынрак күчә. Көтүләре белән агач ботакларына кунып, алар чыркылдаша, үзләренә игътибар җәлеп итә. Бездән ярдәм сораган кебек.

Мондый чакыруга ничек битараф каласың инде? Күптән түгел Яшерган урта мәктәбенең 2 класс укучылары “Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!” акциясен үткәрде. Алар үз куллары белән төрле материаллардан (пластик шешәләр, картон тартмалар) җимлекләр ясады, анда җим салды һәм мәктәп янындагы агачларга элде. Шул рәвешле, кышын кошларга ярдәм итеп, без әйләнә-тирә табигатьне саклауда үзебездән өлеш кертәбез. Яз җитү белән кошлар урманнарны һәм басуларны бөҗәкләрдән саклый, корткычларны юк итә. Үзләренең төрле тавыштагы җырлары белән тормышыбызны ямьли. Без аларны рәхәтләнеп тыңлыйбыз һәм кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә кирәклеген тулысынча аңлыйбыз. Безнең укучылар әлеге эшне киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Ләйсән ГАЛИМОВА,

Яшерган урта мәктәбенең 2 класс җитәкчесе.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: