Барлык яңалыклар
Чаралар
11 гыйнвар 2018, 11:21

Табылдыда каз өмәсе

Матур җәй айлары, алтын көз үтү белән, ягъни кышның беренче ае декабрь башларында авылларда олы бәйрәм - сугым суюлар башлана. Авыл халкы җәй буена үстергән, ашаткан, симерткән кош-кортларын, мал-туарларын сугымга суя. Бу инде соңгы елларда олы бәйрәмгә әверелде, халык үзенең вакытын, көчен кызганмый үстергән малының бәрәкәтен күрә. Сугым суйган вакытта халыкның йөзендә шатлык, елмаю, ризалык, алдагы көнгә ышаныч чагыла, үстергән кош-кортның, мал-туарның изгелеген күрә. Быелгы ел авыл халкы өчен бик үк начар килмәде дисәк тә була. Иген культураларының мул уңышы җыеп алынды, саламы да, печәне дә җитәрлек булды. Шулай булгач, мал-туарга, кош-кортка җитәрлек «норма» әзерләнде. Авыл халкы иркенләп кош-кортын, кәҗә-сарыгын, башмак, тай-атларын сугымга симертә алды.

Күптән түгел хезмәт ветераннары, пенсионерлар Нурия һәм Тәлгать Исмәгыйлевларның өендә каз өмәсе үтте. Быел алар 25 каз үстергән. Хуҗабикә Нурия Габделхак кызы өмәчеләрнең килүенә тәмле ризыклар әзерләп, каршы алды. Каз өмәсенә авылның уңган, мәдәният йортында актив булган, барлык чараларда да катнашкан хатын-кызлар килде. Өй матур бизәлгән, капкага «Бүген бездә каз өмәсе. Рәхим итегез!» дигән сүзләр язылган. Талгын гына музыка яңгырый. Хуҗаларның өйләре зур, өмәчеләр «Каз канаты кат-кат була, ир канаты ат була...» дигән җыр җырлап, каз йолкыйлар. Өмәчеләр вакыт табып, биешеп тә алалар, матур-матур җырлар җырлашып, табышмаклар әйтештеләр, уеннар уйнадылар. Хуҗаларның казлары бик матур, симез - 5,5-6 кг җитте. Менә казларны елгада чайкарга да вакыт җитте. Өмәчеләр көянтәләренә казларны элеп, Табылды урамы буйлап «Күндерәк» елгасына юнәлделәр. Табылды урамы матур җыр, бәйрәм тавышына күмелде. Мәкедә казларны чайкаганнан соң, биешеп тә алдылар. Аннары хуҗаларның өйләренә кайттылар. Монда аларны тәмле ризыклар пешереп, хуҗалар көтә иде. Һәр өмәчегә йола буенча каз боты бирелде. Каз өмәсе дәвам итте, йорт хуҗалары олы рәхмәтләр укып, өмәчеләр белән бергә тәмле каз итеннән авыз итте. Шушындый каз өмәләре башка йортларда да үтте. Исән-сау ризыкларына язсын. Икенче елларда да казлар тагы да күбрәк үссен.

Альмира ДАУТОВА, Табылды авыл мәдәният йорты директоры.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: