Барлык яңалыклар
Чаралар
9 гыйнвар 2018, 11:11

Менә 2018 ел да башланды!

2018 ел – Сары Эт елы килеп җитте. Кыш безне карлары белән сөендермәсә дә, район халкы Яңа елны күңелле каршы алды. Кемдер якыннары, кемдер дуслары һәм хезмәттәшләре белән. Ә кемдер эш урынында.

Русия Президенты Владимир Путинның Яңа ел котлауларын тыңлагач, стәрлебашлыларның күпчелеге үзәк мәйданга төп чыршы янына Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы Эдуард Денисовның котлауларын тыңларга, бәйрәм концертын карарга ашыкты. Төрле төстәге утлар балкыган, боз сыннары һәм чыршылы мәйдан искиткеч матур һәм халык белән тулы иде. Һавада йөзләгән салютлар ялтырады, ә кешеләр бер-берсен Яңа ел белән котлады.

Эдуард Анатольевич үзенең котлавында 2018 елның барысына да сәламәтлек, гаиләгә муллык, иминлек, сөю алып килүен, илебездә тынычлык, гаделлек хакимлек итүен теләде.

Аннары бик матур Яңа ел концерты булды. Гөлфизә Хәйруллина, Рөстәм Галиев, Гөлйөзем Сәепова, Регина Әхмәрова, Хәтимә Гафиятуллина һәм башка үзешчән артистлар бу төндә җыелучыларга дәртле җырлар һәм күңел җылысын бүләк итте.

Кыш бабай, Карсылудан, ел символлары – Этләрдән, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, тау шуулардан башка бәйрәм буламы соң? Концерттан соң әйбәт кәеф белән халык мәйданда татар һәм башкорт бию көйләренә, заманча музыкага биеде. Балалар һәм үсмерләр тау шуды, бер сүз белән әйткәндә, бик күңелле булды. Боларның барысын да бәйрәм чорында хезмәттә булган тәртип сакчылары күзәтеп торды.

Бәйрәм итүчеләрнең соңгылары мәйданнан иртәнге сәгать өчтә китте. 2018 ел үз хокукларын алды. Ул уңышлы һәм әйбәт вакыйгаларга бай булсын иде.

Рәйсә МУСИНА.


Читайте нас: