Барлык яңалыклар
Чаралар
9 гыйнвар 2018, 11:04

Әкияти тамаша

Үтеп баручы Әтәч елы үзенең соңгы көннәрендә көтелмәгән сюрприз алып килде – Яңа ел алдыннан яңгыр явып, бик тырышып ясаган боз сыннарны эретте. Әмма һава торышы бозылганга гына кайгырып торабызмы соң инде. 28 декабрьдә район Мәдәният йортына Яңа ел тамашасына килүчеләрнең кәефе бәйрәмчә иде. Ә шулкадәр матур, гадәти булмаган тамашалы концерттан соң ул тагы да күтәрелде.

Яңа ел – иң яраткан, көтеп алынган шатлыклы һәм могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Шуңа күрә залда алма төшәрлек тә урын булмау гаҗәп түгел иде. Җыелучыларны Яңа 2018 ел белән район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров җылы котлады.

Ул район иминлеге хакына үзенең эш урынында өлеш керткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерде. 2017 елның нәрсә белән билгеләнүен искә төшерде – анда авылларны төзекләндерү, паркларны яшелләндерү, йортларны ремонтлау буенча мөһим проектлар эшли башлады. Район халкы урындагы инициативаларга ярдәм программасында катнашты, бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыеп алынды. Республика һәм Русия күләмендәге мәдәни-спорт чараларында җиңүләр яуланды.

- 2018 елда район елъязмасының яңа бите ачыла. Аның нинди булуы үзебезгә бәйле, – диде Фәнүр Зөфәр улы. – Районның баерак, уңышлырак булуын, һәр кешенең яхшырак яшәвен, бәхетлерәк булуын телик. Бер-беребезгә игътибарлырак, хәстәрлеккә һәм изгелеккә юмартрак булыйк. Барлык теләкләрегез тормышка ашсын!

Чара бәйрәмгә район үзәген һәм авылларны бизәү өчен фантазия һәм тырышлык салган катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Үткән еллардан аермалы буларак, җиңүчеләргә Дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне Фәнүр Зөфәр улы гына түгел, шулай ук спонсор-эшкуарлар: Айрат Фархшатов, Тамара Иванова, Венера Галиева, Гөлсинә Фәхриева, Альбина Искәндәрова да тапшырды.

Авыл биләмәсе территориясен иң яхшы бизәгән өчен Стәрлебаш авыл биләмәсенә Гран-при тапшырылды. Шулай ук Карагыш, Күндерәк, Яңгырчы һәм Хәлекәй авыл биләмәләре дә призерлар арасында.

Биналарның алларын һәм аларга караган территорияләрне иң яхшы бизәгән өчен хосусый эшкуарлар арасында Айрат Фархшатов (“Нива” кулланучылар җәмгыяте), Эдуард Йомадилов, Фидан Вәлиев (“Инфинити”) бүләкләнде. Ә Стәрлебаш авылында яшәүче Юлия Киселева өен иң матур итеп бизәгән өчен бүләк алды.

Оешмалар арасында әлеге номинациядә район Мәдәният йорты, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Стәрлетамак тармакара колледжы филиалы җиңүчеләр исәбендә.

Боздан иң яхшы сын конкурсында Гран-при 2018 ел символы – Эт сынын оста ясаган линия-техник цех (район элемтә узелы) коллективына тапшырылды. Җиңүчеләр арасында шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте, район авылара китапханәсе, Балалар сәнгать мәктәбе, Пенсия фонды идарәсе, 1 санлы балалар бакчасы.

Оештыручылар беркемне дә онытмады, район үзәгендә боз шәһәрчеген ясауда катнашкан һәркем истәлекле бүләкләр һәм Дипломнар алды.

Аннары бик матур концерт булды (Зөлфия Гыйззетдинова сценарие). Үтеп баручы ел символы – Тавык (Альмира Ибраһимова) һәм Яңа ел символы – Эт (Венера Латыйпова), “Эстәрле” халык театры артистларының оста уйнавы, концерт номерлары, фото һәм видеослайдлар, “Көмеш моңнар” баянчылар ансамбленең дәртле чыгышлары, “Серебряночка” ветераннар ансамбле, “Моңлы чишмә” фольклор ансамбле, “Балачак планетасы” Балалар иҗат йортының бию берләшмәсе, “Умырзая”, “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбльләре, Куганакбаш авыл мәдәният йорты, “Фламинго-дубль” эстрада бию коллективы, “Стәрлебаш бөркетләре” эстрада фольклор коллективы чыгышлары, Гөлфизә Хәйруллина, Рөстәм Галиев башкаруындагы җырларны һәм башка чыгышларны тамашачылар алкышлар белән озатты. Аннары традиция буенча Кыш бабай һәм Карсылу барысын да котлады. Тамашачылар фикеренчә, концерт бик матур булды, кәеф күтәренкелеге бүләк итте. Моның өчен оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәт.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: