Барлык яңалыклар
Чаралар
29 декабрь 2017, 11:40

Чыршыкай,сылукай!

Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә Яңа елга багышлап бик күп чаралар үткәрелә. Сишәмбе көнне Стәрлебаш авылының үзәк мәйданында чыршы шәһәрчеген тантаналы ачу - шуларның берсе булды.

«Энҗе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда чын мәгънәсендә бәйрәм мохите хакимлек итте. Музыка уйнады, балалар рәхәтләнеп таулардан шуды, боздан ясалган сыннар янында фотога төште. Һава торышы да сөендерде - җылы матур көнне энҗе карлар ява иде.

Тамашачылар өчен әкият персонажлары һәм мултьфильм геройлары - Нолик һәм Симка катнашлыгында театрлаштырылган программа күрсәтелде. Алар балалар белән бергә биеде, шаярды, аннары Яңа елның төп геройларын - Кыш бабай һәм Карсылуны чакырдылар. Әмма Кыш бабай бәйрәмгә берүзе килде, чөнки аның оныгының итекләрен җен кызы урлаган һәм Карсылу өйдән чыга алмый икән. Бәхеткә каршы, хезмәттән өенә кайтып баручы солдат ярдәмгә килде. Ул җен кызын эзләп табып, Карсылуның итекләрен тартып алырга ярдәм итте. Яңа ел бәйрәме коткарылды! Аннары өч тапкыр: «Чыршы, чыршыкай, кабын!» дип кычкыруга чыршыкайның утлары кабынды һәм барысы да бергәләп әйлән-бәйлән уйнады. Бәйрәмгә килгән балалар төрле уеннарга җәлеп ителде, ә иң җитезләре һәм шәпләре бүләккә тәмлекәчләр алды.
Боз шәһәрчеге ачылды, барыгыз да рәхим итегез! Яңа ел каникулы дәвамында биредә балаларның шатлыклы шау-шуы ишетелеп торсын!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.



Читайте нас: