Барлык яңалыклар
Чаралар
26 декабрь 2017, 12:07

Медицина хезмәткәрләре спортта да көчле

Безнең районда беренче тапкыр сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында ярышлар үтте. Ак халатларын спорт костюмына алыштырып, Федоровка, Шаран һәм Стәрлебаш районнары медицина хезмәткәрләре спортның ике төре буенча осталыкларын күрсәтте.

Ярышларны волейболчылар ачты. Җиңү өчен көрәш ныкышмалы барды. Стәрлебашлылар әйбәт спорт уены күрсәтте, нәтиҗәдә алар җиңүче булды. Федоровка районы вәкилләре икенче урынга чыкты, шаранлылар - өченче урында.

Артабан медицина хезмәткәрләрен тагын да кызыграк ярыш - өстәл теннисы көтә иде. Әлеге спорт төрендәШаран районыныңмедицина хезмәткәрләре иңяхшысы булды, Стәрлебаш һәм Федоровка районнарыннан аларныңхезмәттәшләре икенче һәм өченче урынга лаек булды.
Оештыручылар сүзләре буенча, әлеге ярышлар традициягәәвереләчәк, киләсе елга алар күбрәк командалар чакырырга ниятли.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото спорт комитеты тарафыннан бирелде.


Читайте нас: