Барлык яңалыклар
Чаралар
26 декабрь 2017, 13:25

60тан узсак та, күңел – 17дә!

Күңелле мәктәп еллары. Алар онытылмаслык хатирәләр калдыра, белем бирә дуслар бүләк итә Һәм хәтта еллар үткәч тә без аларны елмаю һәм сагыш белән искә алабыз.

Безнең 1972 елда Айдарәле сигезьеллык мәктәбен тәмамлауга 45 ел, ярты гасырга якын гомер үтте. “Ә нигә әле безгә очрашып, мәктәп елларын искә алмаска, 45 ел – бик зур дата бит?” – дип карар иттек без.

Еллар, еллар... Алар безне беренче карашка гына үзгәрткән кебек тоела. Әйе, без җитдиләндек, чәчләргә чал төште, ә күңелебез белән һаман да шул ук тиктормас, шук малайлар һәм кызлар. Кайбер классташлар белән мәктәпне тәмамлаганнан соң бер тапкыр да очрашмаганбыз икән. Шуңа күрә мәктәп территориясендә очрашу шау-шулы, ихлас булды, сәламләүләр, яңалыклар белән уртаклашулар һәм бертуктаусыз: “Ә хәтерлисеңме?” дигән сүз белән. Очрашуны “Каршы урман” дип аталган табигать кочагында дәвам иттек.

Без өч параллель класс укыдык (һәм бу авыл мәктәбендә). Очрашуга 12 классташ килгән иде. Без балачагыбызны, онытылмаслык мәктәп елларын, укытучыларны һәм инде арабызда булмаганнарны искә алдык. Вакыт рәхимсез, параллель “В” классыннан гына да 12 кешенең сигезе инде бакыйлыкка күчкән.

Һәркайсыбыз үзенең тормыш юлы, балалары турында сөйләде. Бик кызыклы булды. Арабызда төрле һөнәр ияләре: медицина хезмәткәрләре, педагоглар, механизаторлар, сәүдәгәрләр һ.б. бар. Без мәктәп елларындагы җырларны җырладык, биедек. Барыбыз да 60тан узган булсак та, яшебез, авырткан урыннарыбыз турында оныттык, гүя барыбызга да 17 яшь иде. Яңгыр сибәләве дә безнең кәефне төшерә һәм куып кайтара алмады. Япмадан түбә корып, күңел ачуны дәвам иттек. Вакыт шулкадәр тиз үтте, кич җиткәнен дә сизми калдык. Хушлашканда, без бер-беребезне онытмаска, ешрак очрашырга, шалтыратышырга һәм биш елдан соң мотлак рәвештә мәктәпне тәмамлавыбызның 50 еллыгына җыелырга сөйләштек. Классташларым исеменнән очрашуны оештырган Венерага, Фәнирәгә, Миннурга, Вәлиядәгә шундый күңелле чара өчен рәхмәт әйтәсе килә. Биш елдан барыбыз да янә очрашырбыз дип ышанып калабыз.

Малик ХӘКИМОВ. Фото автор тарафыннан бирелде.
Читайте нас: