Барлык яңалыклар
Чаралар
25 декабрь 2017, 11:36

Әниләребез бар яктан да шәп

Күптән түгел Яңгырчы төп мәктәбендә Әниләр көненә багышланган спорт чараларының берсе - волейбол ярышлары үткәрелде. Бу чарага әниләр һәм картәниләр чакырылды. Картәниләр һәм башлангыч класс укучылары карап утыручылар булды.

Тамашалы уен ике этапта үтте. Беренчесендә ике командада да әниләр уйнап, 20:19 нәтиҗәсе белән беренче команда җиңде. Башлангыч класс укучылары әниләрен кул чабып хуплады, плакатлар ярдәмендә аларга көч бирде.

Артабан җиңгән команда белән өлкән класс укучылары көч сынашты. Ике команда да бертигез уен күрсәтте, нәтиҗәдә - дуслык җиңде.

Уку-укыту өлеше буенча директор урынбасары Зөлфирә Латыйпова ярышны оештыручылар - башлангыч класс укытучылары Лилия Хисамова, Эльза Кәримова һәм физкультура укытучысы Лилия Ганиеваларга рәхмәт белдереп, әниләрне бәйрәм белән котлады. Шулай ук һәр әни мәктәп эшендә актив катнашканы өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әти-әниләр дә балалар да ярыштан дәрт-дәрман алып, күтәренке кәефтә таралышты.
Алия ШИРГАЗИНА, Яңгырчы төп мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.

Фото автор тарафыннан бирелде.


Читайте нас: