Барлык яңалыклар
Чаралар
20 декабрь 2017, 11:45

Дәүләт символлары - илнең тарихы,бөеклеге һәм горурлыгы

Үткән атнада район Мәдәният йортында республиканың муниципаль берәмлекләре рәсми символларын теркәүгә 10 ел тулуга багышланган чара үтте. Тарих буенча, һәртөрле административ-территориаль берәмлекне, милли-мәдәни үзенчәлекләрне символлар аша чагылдырырга өйрәнгәнбез. Һәр граждан туган иленең, туган ягының флагы һәм гербы барлыкка килү тарихын белергә, андагы рәсемнәр мәгънәсен һәм мөһимлеген аңларга тиеш.

Район Мәдәният йорты фойесында Русия Федерациясе субъектлары флаглары куелган күргәзмә оештырылды. Стәрлебашлылар монда куелган республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре флагларын зур кызыксыну белән карады. Алар чагу һәм төрле булды. Аларның һәркайсы теге яки бу территориянең тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен һәм табигый байлыгын чагылдыра.

Артабан тамаша залында чараның рәсми өлеше үтте. Монда район хакимияте вәкилләре, район Советы депутатлары, авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп директорлары, укытучылар һәм укучылар җыелган иде.

Билгеләргә кирәк, мондый чара беренче тапкыр үткәрелде, һәм ул Вил Гайнетдинов җитәкчелегендәге республикада рәсми герблар һәм флаглар җитештерү белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән "Символика" җәмгыяте башлангычы белән оештырылды. Вил Абдразак улы шәхсән чарага килде һәм чыгыш ясады. Ул әлеге күргәзмәнең беренче тапкыр 2 октябрьдә Учалы шәһәрендә үтүе һәм декабрь ахырында Уфа шәһәрендә тәмамланачагы турында билгеләде.

Күргәзмә белән танышу мөмкинлеге биргәне, туган як символларына ихтирам тәрбияләүгә аның тарихын өйрәнү һәм Туган илебезнең күп милләтле халыклары арасында бердәмлекне ныгытуга булышлык иткән проект өчен В.Гайнетдиновка район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бу көнне шулай ук «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә РФ һәм БР дәүләт символикаларын иң яхшы белүгә төбәк конкурсында призлы урын яулаган «Тылсымлы пумала» ( Балалар иҗат йорты) берләшмәсендә шөгыльләнүче Юлия Акчулпановага һәм аның педагогы Л.Г.Хәкимовага Рәхмәт хаты тапшырылды. Юлия шундый ук Бөтенрусия конкурсында катнашу өчен Мәскәүдә булганлыктан, Рәхмәт хаты аның әнисе - Лиана Мөнир кызына тапшырылды.

Җыелучылар алдында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Ә.Суфьянова, район Советы рәисе Ю.Х.Рысаев, район мәгариф бүлеге начальнигы М.Ә.Кәримов, район ветераннар советы рәисе К.Х.Шәрәфетдинов чыгыш ясады һәм үсеп килүче буынны укыту һәм патриотик тәрбия бирүдә дәүләт символлары әһәмиятен аерым билгеләде.

Чара чагу концерт белән тәмамланды.
***

Стәрлебаш районы флагы 2006 елның17 июлендә булдырылып, Русия Федерациясе Дәүләт геральдик регистрына кертелә Флаг куе зәңгәр төстә ул матурлык, тугрылык һәм ышанычны, шулай ук үсеш һәм алга омтылышны чагылдыра. Анда ачык китап сүрәтләнә ул Стәрлебашта билгеле мәдрәсә булу тарихи фактын чагылдыра. Китап уртасында алтын башак - хезмәт белән табылган муллык билгесе. Алтын (сары) төсе - районның алтын басулары символы. Флаг авторы Салават Гыйләҗетдинов.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.

Читайте нас: