Барлык яңалыклар
Чаралар
19 декабрь 2017, 11:48

Көчлеләр һәм кыюлар буыны

Агымдагы ел республика һәм район ветераннар советы өчен юбилейлы – аларны булдырган көннән төгәл 30 ел үткән. Безнең районның сугыш һәм хезмәт ветераннар советының оештыру конференциясе 1987 елның башында була. Аның беренче рәисе итеп Рәшит Рафиков сайлана. - Миңа ул вакытта 50 яшьтән аз гына артыграк иде. Шундый «яшь» булуыма карамастан, миңа шундый җаваплы эшне ышанып тапшырдылар, - дип хәтерли бүген Рәшит Кәрим улы. - Күп эшләргә туры килә иде, әмма шуңа карамастан, мин ул еллар турында бер дә үкенмим. Төрле елларда районның ветераннар оешмасына А.М.Абдрахманов, Я.Х.Фаткуллин, М.Г.Шәяхмәтов, Р.Г.Кәримов кебек инициативалы һәм актив кешеләр җитәкчелек итә. Шушы елларда байтак эшләр башкарылган, зур тәҗрибә тупланган. Һичшиксез, ветераннарга горурланырлык урыннары һәм уртаклашырлык хатирәләре бар. 14 декабрьдә районның тоташ ветераннар хәрәкәте активы җыелган район советы пленумы шуңа ачык мисал булып тора.

Очрашу урыны итеп район Мәдәният йорты сайланды, анда ветераннар чара башланганчы ук килгән иде. Фойеда беренчел ветераннар оешмалары тарафыннан куелган фотоальбомнар, стендлар күргәзмәсе җәелдерелде. Шушында ук, медицина хезмәткәрләре ярдәме белән, теләгән һәркем кан басымын үлчи алды. Чәй яратучыларга тәмлекәчләр белән кайнар чәй тәкъдим ителде.

Тантаналы утырышны сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнарының район ветераннар советы рәисе К.Х.Шәрәфетдинов ачты, артабан сәламләү сүзе район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровка бирелде. Фәнүр Зөфәр улы районның ветераннар хәрәкәте үз позицияләрен ныгытуын, аның хөрмәтле, абруйлы, йогынты ясый алырлык көч булуын билгеләде. Ветераннарның беренчел оешмалары алты меңнән артык кешене берләштерә. Сез фронтовикларны һәм тыл эшчәннәренең мәнфәгатьләрен актив яклыйсыз, башкаларны муниципалитетның җәмәгать тормышына җәлеп итәсез, яшьләр белән эшлисез, диде Фәнүр Зөфәр улы һәм барысына да ныклы сәламәтлек, озын гомер, дәрт-дәрман теләп, активист-ветераннар төркеменә бүләкләр тапшырды. Ветераннар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм республика һәм район ветераннарының җәмәгать оешмалары булдырылуның 30 еллыгы уңаеннан Рәшит Рафиков, Абдрахман Абдрахманов, Закирә Гыйззәтуллина, Сәйлә Котлушина, Илсур Рысаев, Мөхәммәт Фәйзуллин, Зөлфия Хөббетдинова район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнделәр. Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканнары өчен Геннадий Денисовка, Миһран Галиевка, Әлфия Касыймовага, Рәфис Макашевка, «Серебряночка», «Моң чишмә», «Күндерәккәй» үзешчән сәнгать коллективларына район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рәфис Ишморатовка, Альфира Гатауллинага, Касыйм Гомәровка, Өлфәт Гаскәровка, Вәсилә Масковага көчле алкышлар астында сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнарының республика ветераннар советы президиумының Почет грамоталары тапшырылды. Район ветераннар советы рәисе К.Х.Шәрәфетдинов, үзәк район дәваханәсенең беренчел ветераннар оешмасы рәисе Сәлимә Гыйльманова юбилей медальләренә лаек булдылар.

Чарада катнашкан БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты И.Р.Гомәров ветераннарны ихлас күңелдән котлап, булачак сайлауда югары гражданлык активлыгы күрсәтергә чакырды.

Артабан җыелучылар алдында район ветераннар советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов чыгыш ясап, элекке һәм әле эшләп йөргән беренчел оешмалар рәисләрен билгеләп үтте. «Ветеран» клубы эшендә тукталды. Бу клубның үзешчән артистлары чыгышлары районда үткәрелгән мәдәни чараларны һәрвакыт бизи. Алар республика конкурсларында да катнашып, җиңү яулый, гомум алганда, тулы канлы тормыш белән яши. Кәлимулла Хәйрулла улы шулай ук «Өченче буын халык университеты» һәм «Социаль туризм» максатлы программалары турында сөйләде.

Соңгы елларда Ватаныбызны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башкарылган. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итү уңаеннан бик күп чаралар үткәрелә. Бу датага әзерләнгәндә сугышта һәлак булганнарның исемнәре язылган стелалар һәм обелисклар яңартыла һәм ремонтлана. Берничә авылда яңа хәтер монументлары куела. Тәтер-Арслан авылындагы һәйкәл капиталь ремонтлана. Ел саен бөтен оешмаларда һәм предприятиеләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтелә, авыл биләмәләрендә митинглар үткәрелә, һәйкәлләргә һәм обелискларга веноклар һәм чәчкәләр салына.

Күндерәк авыл советы һәм Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең беренчел ветераннар оешмалары эшләре турында аларның рәисләре Нурия Исмәгыйлева һәм Закирә Гыйззәтуллина бик кызыклы доклад белән чыгыш ясады. Алар ветераннар катнашлыгында нинди чаралар үткәрелүе, һәм киләчәккә планнары турында җентекле сөйләде.

Аннары иң яхшы беренчел ветераннар оешмаларын бүләкләү булды.

Пленум матур бәйрәм концерты белән тәмамланды, анда районның иң актив һәм талантлы ветераннары катнашты. Тамашачылар чагу һәм күңелгә үтеп керерлек концерт номерларын рәхәтләнеп карады. Ә аларны башкаручылар иҗади эшчәнлек тә, мәхәббәттәге кебек, яшькә карамавын чираттагы тапкыр исбатлады.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: