Барлык яңалыклар
Чаралар
18 декабрь 2017, 12:00

Акыллылар, матурлар һәм сәләтлеләр

Күптән түгел район Мәдәният йортында "Әни һәм кыз" район шоу-конкурсы үтте. Ул хатын-кызларыбызның никадәр сәләтле икәнен тагын бер кат раслады. Карап торуга нәфис гүзәл затларыбыз бик көчле ихтыярлы. Алар бер үк вакытта эшли, гаиләдә уңайлык тудыра, бала тәрбияли (катнашучыларның күбесе - күп балалылар), иҗади һәм җәмәгать эше белән шөгыльләнә Һәм шул ук вакытта чибәр, сөйкемле, мөлаем булып кала белә.

Төрле авыл биләмәләреннән һәм оешмалардан үзләренең кызлары белән сигез әни талантларын күрсәтер өчен район Мәдәният йорты сәхнәсенә чыкты. Төрле һөнәр ияләре булсалар да, аларның максатлары бер – үзләрен һәм кызларын лаеклы, бер-берсен яхшы аңлауларын күрсәтү. Әйтергә кирәк, конкурста катнашучыларның кызлары төрле яшьтә иде (конкурс шартлары буенча аларның яше чикләнмәгән). Бөтенләй кечкенәләр һәм өлкәнрәкләр дә бар иде. Әмма барысы да ихлас, чын күңелдән чыгыш ясады.
Оештыручылар алар өчен нәзәкатьлелекне, артистлык осталыгын һәм иҗади сәләтне ачыкларга ярдәм итүче конкурслар әзерләгән. “Тормыш буйлап сөю белән” әниләр һәм кызлар дефилесы, фотослайдлар белән мавыктыргыч “Үз-үзең белән таныштыру”, "Көзгедәгечә" бергә хәрәкәтләр ясау конкурсы, "Ике ахирәт" сораулар һәм җаваплар, "Бергәләп без бәхетле" иҗади номеры - барлык биремнәрне катнашучылар тырышып башкарды. Үзләренең оста җырлауларын, биюләрен, уен коралларында уйнауларын, бер-берсенең яраткан шөгыльләрен, яраткан ризыкларын һәм киемнәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Әйе, конкурста катнашучыларның барысы да үзләренчә талантлы, әмма барлык конкурс нәтиҗәләре буенча жюри бертавыштан барлык биремнәрне яхшы үтәгән Фирүзә Исәнчуринага һәм аның кызлары Айгүзәл белән Алиягә (Сарайса авыл биләмәсе) беренче урын бирергә карар итте. Икенче урында – кызлары Дилә һәм Лилия белән Рәйлә Хәбибуллина (Балалар иҗат йорты), өченче урынны Альмира һәм Лилия Ибраһимовалар (Первомайский балалар бакчасы) һәм Гөлнара һәм Энҗе Котлушиналар (Иске Калкаш авыл биләмәсе) бүлеште. Калган дүрт пар: Миләүшә һәм Эльвира Юнысовалар (Айдарәле авыл биләмәсе), Алия һәм Гөлфия Назаровалар (Яңгырчы авыл биләмәсе), Гөлнур һәм Сабина Насыйровалар (Иске Калкаш авыл биләмәсе), Гөлнара һәм Илнара Әсфәндияровалар (Карагыш авыл биләмәсе) төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
Конкурс катнашучыларның сәләтен генә түгел, аларның гаиләләрендә милли гореф-гадәтләрне, йолаларны кадерләп саклауларын һәм аларны кызларына тапшыруларын, якыннарын, гаиләләрен бәяләргә өйрәтүләрен күрсәтте. Ә бу булачак әниләр өчен иң мөһиме.
Рәйсә МУСИНА.
Фото район Мәдәният йорты сайтыннан алынды.


Читайте нас: