Барлык яңалыклар
Чаралар
14 декабрь 2017, 11:21

Дүрт кешегә уңыш елмайды

Күптән түгел редакциядә район гәзитенә язылучылар арасында «Бәхетле авто» уены уйнатылды. Бу көнне бәхетләрен сынап карарга дүрт дистәгә якын кеше җыелды. (Хәтерегезгә төшерәбез, шартлар буенча, призлар билгеләнгән көнне редакциягә шәхсән килүчеләр арасында уйнатылды).

Бүләк уйнатуны үткәргән район гәзите мөхәррире М.М.Ганиев җыелучыларга гәзитебезгә тугры булганнары өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә яраткан басмалары белән аерылмаслар, дигән ышаныч белдерде.

Традициягә ярашлы, җиңүчеләрне билгеләүне приз уйнатуда катнашучыларның үзләренә ышанып тапшырдылар. Төрле кешеләр тартмадан бәхетлеләрнең исемнәре язылган дүрт квитанцияне тартып чыгарды. Менә алар - район үзәгендә яшәүче Сәрия Галимова һәм Гүзәл Галиева, Табылды авылыннан Наил Абдрахманов һәм Айдарәледән Сабирҗан Хәкимов (рәсемдә). Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Ә башка катнашучыларга бүләк отмасалар да, атнасына ике тапкыр район гәзите белән өйләренә район тормышы турында яңалыклар, кызыклы мәкаләләр, бер сүз белән әйткәндә мөһим һәм кирәкле мәгълүмат киләчәк дип әйтәсе килә.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.



Читайте нас: