Барлык яңалыклар
Чаралар
14 декабрь 2017, 11:26

Алар да шундый ук... шуклар һәм кызыксынучаннар

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар. Аларның күбесе гадәти балалар кебек үк: шаяннар, шуклар, йөгерергә, төрле уеннар уйнарга яраталар. Әмма вакыты белән аларның күзләрендә моңсулык чагыла, алар өлкәннәр ярдәменә башкаларга караганда да күбрәк мохтаҗ.

Аларның үз көннәре бар. Юк, бәйрәм түгел, ә аларның проблемаларына, тормыш шартларын яхшыртуга игътибарны күбрәк бүлүне таләп итүче көн. Алар турында белүләрен һәм онытмауларын искәртүкөне. Бу 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Район Мәдәният йортында дүшәмбе көнне бу датага багышланган чара үтте.

Коррекция мәктәбеннән, реабилитация үзәгеннән, ата-аналары белән төрле авыллардан килгән балаларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова җылы сәламләде. Бу көн барыбызга да бер-беребезгә шәфкатьлерәк һәм мәрхәмәтлерәк булырга кирәклекне искә төшерә дип билгеләде ул. Дәүләтнең әлеге категория кешеләргә ярдәм итүе бик мөһим. Ул балаларны активрак булырга, төрле иҗади конкурсларда катнашырга, көчле рухлы булырга чакырды.

Аннары җыелучылар зур кызыксыну белән матур театрлаштырылган тамаша карады. Аның әкият геройлары - Убырлы карчык, Ириска, Клоун, пират Джек Воробей яхшылыкның начарлыкны җиңүен, алдакчылыкның тотылуын күрсәтеп кенә калмый, балалар белән мавыктыргыч уеннар да үткәрделәр. Алар җыр исемнәрен, уен коралларын көйләре буенча таныды. Ә Ириска һәм Клоун төрле төстәге, салават күпере кебек сабын күбекләре очыра башлагач, барысы да таң калды, куанды. Кечкенә үзешчән артистлар башкаруындагы дәртле биюләр һәм җырлар чараны тагын да бизәде.

Гадәттәгечә мәдәни программадан соң спорт чарасы башланды. Аның барышында берәүләр шашка уйнады, икенчеләр кәрзингә туп ыргытты, өченчеләр урыннан сикерде. Тырышлыклары, җитезлекләре, ныкышмалыклары өчен аларга оештыручылардан истәлекле бүләкләр бирелде. Бу балаларның үзенчәлекле көннәре күңелле һәм истә калырлык булып үтте.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.



Читайте нас: