Барлык яңалыклар
Безнең интервью
9 февраль 2023, 15:31

15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне Игълан ителмәгән сугыш әчесе һәм хатирәсе

Әйе, 34 ел элек илебез тарихында иң кайгылы битләрнең берсе ябыла. Бу уңайдан сәяси-фәлсәфи фикер йөртүгә тукталып тормыйбыз. Тормыш бу мәсьәләдә төрле фикерләр тудыра. Әйдәгез, башка нәрсә – язмыш шушы сынауларга ташлаганда гади егетләребез иңенә төшкән солдат тормышы турында уйланыйк. Солдат – солдат инде ул. Кая барырга боерык бирсәләр, шунда бара. Алар хәрби антларына тугры калып, батырлык, фидакарьлек күрсәтеп һәм бер-берсенә иптәшләрчә ярдәм итеп, башкаладан килгән боерыкны үтәгән. Бу турыда алар үзләре уйлап та карамагандыр, мөгаен, егетләр бары тик үзләренең солдат бурычын үтәгән. Бу турыда һәрвакыт – бүген дә, киләчәктә дә истә тотарга кирәк.

15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне Игълан ителмәгән сугыш әчесе һәм хатирәсе
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне Игълан ителмәгән сугыш әчесе һәм хатирәсе

Шундый элекке солдатларның барсе Наил Шәймарданов белән күптән түгел Әмир авылында очраштык.Ул Матросов исемендәге хуҗалыкта механизатор булып эшли. Хезмәттәшләре белән бергә басулар эшкәртә, иген чәчә. Аның К-700 тракторы бар. Кышкы чорда тирә-як авылларга кадәр юлларны кардан тазарта. Ә буш вакытларында урындагы мастерскойда техника ремонтларга ярдәм итә.

Хәрби хезмәткә ул 1984 елның маенда чакырыла. Төркмәнстанга эләгә. Ул вакыттагы хатирәләре, дөресен әйткәндә, бик якты түгел. Дүрт ай ярым уку бүлегендә. Шул чорда ук аларның киләчәге турында ачык әйтәләр. Әфганстан.

Бервакыт төшке аш белән бергә компотны гадәттәгедән азрак алып киләләр. Солдатлар шаяртып:

  • Безне авыр сынауларга әзерлисезме, - диләр.
  • Юк ла, - дип җавап бирә рота командиры Анатолий Крутиков. – Шулай килеп чыкты.

Аннары болай дип өсти:

  • Шулай да, егетләр, сынаулар күп булыр ахрысы.

Уку программасыннан соң бер көн үткәч иртә белән боерык яңгырый:

  • Әзерләнергә!

Әзерлек озак булмый. Автомашиналарга карап куелган корылмаларны төйиләр дә, аэродромга, Ашхабадка юлланалар. Башка частьлардан да солдатлар килә. Тиздән авыр йөк төягән транспорт самолетлары һавага күтәрелә. Дәүләт чиген үтәләр. Өч сәгатьтән соң ниндидер авыл янына җиргә төшәләр.

  • Палаткалар урнаштырыгыз, - дип күрсәтмә бирә якын-тирә гарнизоннан өлкән лейтенант. – Иртәгә барысы да билгеле булачак.

Аның белән бергә әфган оппозициясе вәкиле дә була.

Икенче көнне Баграм шәһәренә юлга кузгалалар. Наил танкист була. Ә танкта команда дүрт кешелек: Командир, механик-водитель, коручы һәм ул, Наил – орудиене төзәүче. Аларның танк взводы ясаган рейдлар ике айга кадәр сузыла. Продуктларны үзләре белән алалар. Һәм үзләре ашарга әзерли. Танк эчендә куналар. Юлларны саклыйлар. Хәрби хәрәкәтләрдә, шул исәптән аеруча хәвефле Паншер тарлавыгында хәрби хәрәкәтләрдә катнашалар. Кайбер иптәшләре һәлак була.

Бервакыт ял вакытында ерак түгел мина шартлый.

  • Хәзер тагын кабатланачак, - ди командир һәм боерык бирә:
  • Ятарга!

Шартлау кабатлана. Шәймардановның аркасын кыйпылчык яралый. Баграмда госпитальгә салалар. Бервакыт монда рота командиры Михаил Огоньков килеп керә. Сәламәтлеге турында сораша, аннары болай ди:

  • Сине, Наил, “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләделәр. Менә.

Һәм награда белән таныклыкны аңа суза.

Ул госпитальдә ике ай ята.

Аннары – янә рейдлар. 1986 елның апрелендә демобилизацияләнә. 1 майда өендә була.

Шулай итеп, Наил Рәис улы Әфганстанда ел ярым хезмәт итә.

Әңгәмәбез ахырында ул янә шул авыр көннәр турында уйланды, үзенең батырлыгы турында тыйнак кына дәшми калып, иптәшләренең батырлыгына сокланды. Ул чактагы вакыйгаларның 18-19 яшьлек бик күп солдатлар өчен мәхшәр булуын әйтте.

Бу хәвефле Әфган вакыйгасы, билгеле булуынча, 1979 ел ахырында Әфганстанда гражданнар сугышы барганда башланды. Ул вакыттагы СССРның чит илләр эшләре министры А.А.Громыко үзенең хатирәләрендә билгеләвенчә, моңа кадәр бер ел алдан дуслык, күршелек һәм хезмәттәшлек турында Совет-Әфган Килешүе төзелгән була. Шуңа ярашлы, Әфганстан Хөкүмәте Советлар Союзына Әфган халык армиясенә кораллы ярдәм күрсәтү үтенече белән берничә кат мөрәҗәгать итә. Бу үтенеч озак һәм җентекле үлчәнә. Ахыр чиктә, КПСС Үзәк комитеты Политбюросы мондый ярдәмне күрсәтү турында карар кабул итә. Көньяк чикләрдә террорчылык үсү хәвефе дә исәпкә алына.

Монда керүе артык авыр булмый, ә менә чыгуы бик кыенга төшә. Чит илдә игълан ителмәгән (һәм яшерен) сугыш ун елга якын дәвам итә. Шушы чорда Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында 600 меңнән артык яшь егет хәрби хезмәт үтә, сугыша. Алар арасында Стәрлебаш районыннан 118 егет. Якташларыбыз да батырлык үрнәге күрсәтә. Урал Сәйфетдинов ике Кызыл Йолдыз ордены, Сергей Аверин – Әфганстан Демократик Республикасының Дан ордены (бу награданы аңа Әфганстанның Халык-демократик партиясе Үзәк Комитеты Генераль секретаре, республиканың Ревсовет рәисе Бабрак Кармаль үзе тапшыра), Сергей Андреев, Илгиз Фаткуллин, Сәетгали Мөниров – Кызыл Йолдыз ордены, Рәфис Байморатов, Илгиз Зәбиров, Фаил Латыйпов, Шамил Салихов, Анатолий Свигачев, Илһам Фархшатов, Наил Шәймәрданов, Илмир Хәбибуллин (бүгенге көндә әфганлы-ветераннарның район җитәкчесе)  – “Батырлык өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнгәннәр.

Илгиз Зәбировка (хәзер ул Бакый авылында яши) 1986 елның апрелендә ярты ай гына хезмәт итәсе калган була.

  • Шул вакытта боерык килде: мамык орлыгы һәм азык-төлек төялгән автомашиналар колоннасын Кундуздан Кишим провинциясенә кадәр озатырга, - дип сөйләде ул. – Машиналар күп иде: безнекеләр дә, әфганныкылар да. Тирә-якта таулар. Шушы күз ачкысыз тузан астында КамАЗларның берсе ялгыш икенче якка борылды. Берникадәр вакыттан соң машина йөртүче һәм аның иптәшләре моны аңлап алды, ләкин соң иде инде. Душманнар күреп алды. Колоннада бер машинаның җитешмәвен белгәч, шунда ук тревога күтәрдек. Бер төркем ярдәмгә китте. Без вакытында өлгердек. Тагын бераз сузганда, мәетләрне генә җыярга туры килер иде.

Ел ярымда Илгиз Зәбировка 24 хәрби операциядә катнашырга туры килә. Огнеметчылар аерым ротасында була. Засадалар да оештыралар.

Әлеге вакытта ул “Правда” агрофирмасы” җәмгыятендә газчы-слесарь, шулай ук фермада каравылчы булып эшли.

Шулай ук Рим Аллагулов, Фәиз Акиков, Рим Мөкминов, Фәрит Кинҗәбүзов, Рәмил Солтанов, Галәмнур Туктамышев, Рәмил Бикмөхәммәтов, Әнфир Атангулов, Фәнил Вәлиев, Илфат Ишембитов, Иршат Сәмәрханов, Рим Шәрипов, Николай Спиридонов, Александр Давыдов, Радик Ибәтуллин, Сергей Свечников  һәм башкаларга да авыр сынаулар аша үтәргә туры килә.

Әфганстанда хәлләр киеренке була. Сиксәненче еллар уртасында илнең 70%ка якын территориясе оппозиция тарафыннан контрольдә тотыла. Совет гаскәрләре ягыннан да, моджахедлар – Әфганстан хөкүмәтенә оппозицион көчләр ягыннан да югалтулар күп була. 1985 елда гына да безнең 2343 солдат һәм офицер, шул исәптән Башкортстаннан 48 кеше һәлак була.

Басыйр Байморатов та (әлеге көндә мәрхүм) хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Үзенең Әфганда үткәргән берничә ай эчендә күпне күрергә өлгергәнлеген әйткән иде ул. Шундый вакыйга була. Бервакыт алыш барышында сугышчыларның бер төркеме “дух”ларны флангтан атакага тотарга карар итә, ләкин үзләренекеннән аерылган булып чыга. Калганнар янә алга омтыла һәм шунда коточкыч күренешкә тап була – алар куркыныч рәхимсезлек белән туракланган иптәшләренең гәүдәләрен күрә. Берсенең тиресен тунап алганнар. Башкаларының башлары киселгән, эчәкләре актарылган, куллары һәм аяклары өзгәләнгән. Бу “духлар” эше була.

Сергеевка хуторы егете Азамат Бурангулов (берничә ел элек ул гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәренә күчкән) Кандагарда хезмәт иткән. Машина йөртүче булган. Снарядлар, башка хәрби припаслар, шулай ук дару, азык-төлек ташыган. Хәсрәтле “груз-200”ләрне дә ташырга туры килә.

Рим Аллагулов бүгенге көндә Айтуган авылында яши. Әфганстанда аэродромнарның берсе булган урында хезмәт итә. Аларның хәрби часте шул объектны саклый. Еш кына душманнар һөҗүм итә. Аларның һөҗүмен кире кайтару авырга төшә. Чөнки “духлар” һәр тарлавыкны, барлык сукмакларны белә. Аның күз алдында иптәшләре һәлак була.

Бер таныш әфганлы (ул Салават шәһәрендә яши) ике ел элек мондый уйлары белән бүлеште.

  • Бүгенге көндә ул сугышны төрлечә атыйлар, - диде ул. - Ә бит Туган ил безгә: шулай кирәк! диде. Әйе, ул илдә безне басып алучылар дип атадылар. Дөресен әйтим: безнең белән алышканда бандаларның бер үк вакытта үзара дошман булуы да әйбәт булды. Алар берләшсә – без сугышны иртәрәк тәмамлар идек. “Тәмамлар идек” дим, ә “җиңелер идек” димим. Ул иттарткычта җиңүчеләр булмады. Меңләгән гаепсезгә һәлак булучылар, тагы да күбрәк яраланучылар булды, ә армиядән соң чирләүчеләр тагы да күбрәк.

Ләкин янә артка әйләнеп кайтабыз. Ул вакытта, 1988 елда, Әфганстан проблемасын хәрби ысуллар белән хәл итүнең перспективасыз булуы аңлашылды – бу ысуллар хәлләрне тагын да катлауландырыр, тагы да дистә меңләгән яшь егетләрнең һәлак булуына китерер иде. Әфганстанның ревсоветы тарафыннан милли килешү турында Декларация кабул ителде, ә Женевада Берләшкән Милләтләр Оешмасы катнашлыгында низагны көйләү турында килешүгә кул куелды. Үзләренең истәлекләрендә күренекле сәясмәннәр билгеләвенчә, Әфганстандагы хәрбиләр тарафыннан бу карар шатланып кабул ителә. Чөнки аңлашылмаган сугыштан арыган бу солдатлар һәм офицерлар аны туктату ягында була.

Гаскәрләр планлы тәртиптә Әфганстаннан китә, 1989 елның 15 февралендә соңгы подразделение һәм аның белән 40нчы армиянең командующие генерал-полковник Борис Громов бу ил территориясеннән чыгып китә. Әфганстан сугышы 34 ел элек тәмамланса да, бөтен ил буенча (шул исәптән безнең районда яшәүчеләр) шул вакыттагы меңләгән солдатлар 18-19 яшьлек булып калганнарның, туган илнең томанлы ярларына карап, БТР түбәсендә кайта алмаганнарны, ә “груз-200” булып исемсез рәвештә “кара тюльпанда” һавада очып кайтучыларның исемнәрен хәтерлиләрдер, дип уйлыйм. Бу сугышта 15 меңгә якын солдат һәм офицерлар һәлак булды. Шул исәптән Стәрлебаш районыннан дүртәү – Наил Рәҗәпов (Түбәнге Аллагуат), Вячеслав Макаров (Тәтербаш), Райфар Кашапов (Яшерган), Азамат Байморатов (Йомагуҗа). Алар үлгәннән соң орденнар белән бүләкләнде.

Аларга мәңгелек дан.

Күптән түгел Наил Шәймарданов белән тагын очрашырга туры килде.

  • Әфганстанның ком-ташлары безнең карлы районнан еракта, - диде Наил Рәис улы. Ләкин анда булганнарның, авыр көннәр кичерүчеләрнең алар әле дә күз алдында торадыр.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.

Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: