Барлык яңалыклар
Безнең интервью
3 апрель 2020, 19:35

Медицина битлеген нинди очракта кимәскә?

Башкортстанда бүген коронавирус инфекциясенә шик белән 102 кеше күзәтү астында. Алар арасында 14 бала бар. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, республикада коронавирус йоктыруның 10 очрагы теркәлгән, аларның өчесе савыгып, дәваханәдән чыгарылган.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак республикада барлыгы 575 мең тикшерү үткәрелүен хәбәр итте һәм тикшерүләрнең бары тик республика эчендә генә үткәреләчәген ассызыклады.
Анна Казак медицина битлеген кию буенча да киңәш бирде. Әгәр кеше урамда башкаларга якын килмичә, берүзе генә каядыр бара икән, битлекне кияргә кирәкми. Битлекне башкаларга якын килгәндә кию мотлак.
Ирина Кононова кичекмәс медицина ярдәме кирәк булганда табибны өйгә чакыртырга кирәк икәнен ассызыклады, поликлиникага барырга кирәкми. Дәваханәләрдә һәм поликлинкаларда кабул итү үзгәрсә дә, кичектерергә мөмкин булмаган медицина ярдәме күрсәтелү дәвам итә.
Брифингта Сәламәтлек саклау министрлыгының “Кайнар элемтә” номерына бик күп сораулар килүе билгеләнде. Аларның күбесе сәламәтлек саклау темасына да түгел. Бу очракта сорауларны бердәм колл-үзәк номерына юлларга кирәк: 8 800 201 89 03.
Сәламәтлек саклау министрлыгының почтасына да борчыган сорауларны юлларга була: [email protected].
Медицина битлекләре һәм антисептикларның республикага көн саен кайтарылуы, аларның иң беренче чиратта медицина оешмаларына юнәлтелүе билгеләнде.
Башкортстанның Трансорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев аэропортта халыкара рейсларның башкарылмавын әйтте. Башка рейслар да сирәгрәк оча. Әлбәттә, барлык карантин таләпләре үтәлә. Иң беренче чиратта Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайткан пассажирлар җентекле тикшерелә.
Күп кешеләрдә алдан алып куйган билетларны кире тапшырып, акчаны кайтарып булу-булмавы турында сораулар туа. Бу юнәлештә эш алып барыла. Бу сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен “кайнар элемтә” номеры – 218 10 00.
Бүген эшләүче Уфа кешеләре өчен хезмәт урынына вакытында бару авырлашты, чөнки автобуслар сирәк йөри. Бу очракта җитәкчеләргә эшкә кайсы вакытта һәм күпме кеше йөргәнен хәбәр итәргә кирәк. Алан Марзаев алар өчен автобус булдырырга мөмкин булуын әйтте. Әлбәттә, билет өчен гадәттәгечә түләү булачак.
Автобусларның үзгәргән графигы буенча мөрәҗәгать итү өчен телефон: 262 66 62.
Уфаның тимер юл станцияләре эшен оештыру үзәге җитәкчесе урынбасары Сергей Голубев тимер юл вокзалында дезинфекция эшләре оештырылуын, вокзалга озатучыларның һәм каршы алучыларның кертелмәвен хәбәр итте.
Фото: Башкортсттанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Читайте нас: