Барлык яңалыклар
Безнең интервью
3 июль 2018, 17:28

Фәрит Гомәров: “Сулыклар янында ялыгызның хәвефсезлән тәэмин итегез!”

Республикада эссе һава торышы тора. Шуңа күрә күпләр вакытларын сулыклар янында үткәрүне өстен күрә. Бер үк вакытта суда бәхетсезлек очраклары арта бара. Кызганычка каршы, батучылар арасында балалар да бар. Сулыкларда хәвефсез ял турындагы сорауларга гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров җавап бирә.

Сулыкларда фаҗига очракларының үзенчәлекләре нинди?
  • Шуларның өчесенә тукталам:
  • беренчедән, су объектларында кешеләрнең күпләп үлүе июль аена туры килә. Бу елның шушы аенда эссе көннәр торуы, шулай ук отпусклар, каникуллар белән бәйле. Ел буена суда бәхетсезлек очракларының яртысы июльгә туры килә. Мәсәлән, агымдагы елның июленең беренче көнендә үк алты кеше батып үлгән;
  • икенчедән, җәен транспорт чараларының су объектларына төшүе белән бәйле бәхетсезлек очраклары була. Үткән ел Хәйбулла районында өч кешелек гаилә җиңел автомобильдә Таналык елгасында батып үлде;
  • өченчедән, балык тотканда суда фаҗигале очракларның артуы. Ел башыннан дүрт балыкчы батып үлде. Алар арасында – Краснокама районыннан ун яшьлек малай.
    Ялыгызны планлаштырганда сулыкларда хәвефсезлек турында онытырга ярамый.
    Су коену чорында бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре нинди?
  • Суда фаҗигаләрнең төп сәбәпләре – җайлаштырылмаган урыннарда су коену, исерек хәлдә булу, үзеңнең физик мөмкинлекләреңне дөрес бәяләмәү, суда хәвефсезлек кагыйдәләрен сакламау, балаларның өлкәннәр тарафыннан караучысыз калдырылуы.
    Мисал итеп шушы елның фаҗигале очрагын китерәм. Уфада Теплое күлендә тугыз яшьлек малайның караучысыз су коенуы аның үлеме белән тәмамланган. Яки үткән ел Авыргазы районында 8 һәм 9 яшьлек ике ахирәт кызның батып үлүе. Кызлар өлкәннәр каравыннан башка Өршәк елгасында су коенырга булганнар.
  • Су коену чорында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча эш ничек оештырылган?
  • Сулыкларда коену өчен 75 махсус җайлаштырылган урын ачылган, аларда коткаручыларның дежурлыгы оештырылган. Мәсәлән, Уфада мондый коену урыннарында 20 кеше коткарылган.
    Көн саен коткаручылар республиканың су объектлары буйлап кисәтү рейдларына юнәлә. Әлеге рейдлар барышында ачыкланган “кыргый” пляжларда вакытлыча коткару постлары куела. Һөнәри коткаручылар белән беррәттән сулыкларда хәвефсезлекне тәэмин итүгә җәмәгать коткаручылары да, шул исәптән сулыкларда Бөтенрусия коткару җәмгыяте җәлеп ителә.
    Ял итүчеләр өчен сулыклар янында баткан очракта ярдәм итү тәртибен маникеннарда күрсәтү белән су коенганда хәвефсезлек чараларын җиткерү буенча акцияләр үткәрелә.
    Кисәтү эшен ел саен арттырабыз, моның белән суда һәлак булучылар санын даими киметүгә ирешелә – 2012 елдагы 122 кешедән 2017 елда – 93кә кадәр.
    Сезнең гадәттән тыш ведомство тарафыннан хәвефле сулыклар исәпкә алынамы?
  • Су коену чорында күбрәк Агыйдел, Дим һәм Ык елгаларында батып үләләр. Быел Агыйдел елгасында алты кеше баткан.
    Республиканың барлык елгаларына 55% батып үлүче туры килә. Калган очраклар, күлләр, буалар һәм карьерлар белән бәйле.
    Батып үлүчеләр арасында ир-егетләр күбрәк – 85%. Үткән елда да якынча шундый саннар булган – 80 ир-егет, 5 хатын-кыз һәм 8 бала батып үлгән.
    Сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен үзеңне ничек тотарга?
  • Елгаларда, күлләрдә, буаларда ялыгызны хәвефсез итү өчен таныш түгел һәм тыелган урыннарда су керүдән тыелыгыз, исерек хәлдә су коенмагыз, ялгыз су коенмагыз, тирәнлеге билгеле булмаган урыннарда ярдан ерак йөзмәгез, балаларны суда караучысыз калдырмагыз.
    ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
    Читайте нас: