Барлык яңалыклар
Безнең интервью
16 март 2018, 13:31

Иң мөһиме – катнашу!

Русиялеләр өчен хәлиткеч көн – якындагы алты елга ил җитәкчесен – Русия Федерациясе Президентын сайлау көненә бер тәүлек кенә вакыт калды. Кандидатлар арасындагы кызу бәхәсләрне без көн саен телевизордан карыйбыз, алар турында гәзитләрдән һәм агитация материалларыннан укыйбыз. Безнең хәбәрче алдагы сайлау турында Стәрлебаш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе М.М.Йосыпов белән әңгәмәләште.

- Марсель Маратович, Сез сайлау алдыннан якташларыгызга нинди мөһим сүзләр җиткерер идегез?

- Минем теләгем бер – алар гражданлык аңы күрсәтеп, сайлауга килсен һәм лаеклы кандидат өчен тавыш бирсен иде. Якындагы алты елга кемне сайлавыбыздан безнең һәм балаларыбызның гына түгел, Русиянең язмышы бәйле. Аның киләчәге хәл ителә. Бу мөһим нәрсәне тавыш бирүчеләр исемлегенә кертелгән барлык сайлаучылар да аңласын иде. Моның өчен күп тә кирәкми – бары тик паспорт һәм гражданлык үзаңы күрсәтү дә җитә.

- Быелгы сайлауда яңалыклар бармы?

- Барысы да элеккечә диярлек. Эчке эшләрнең урындагы бүлеге хезмәткәрләре тәртип саклаячак. Төрле партияләр вәкилләре сайлауның ничек үтүен күзәтеп торачак. Киңәшү тавышы хокукы белән дә, аннан башка да. Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен истәлекле бүләкләр әзерләнгән. Бердәнбер яңалык, тавыш бирү көнендә граждан паспортта күрсәтелгән теркәлү урыны буенча булмаса (командировкага киткән, отпускта яки бүтән шәһәрдә яши), яки яшәгән урыны буенча теркәлмәгән булса, ул үзе булган урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана ала. Менә шул.

- Быел сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы кулланылачакмы?

- Әйе. Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы яки сайлаучыларның тавышын исәпләү өчен электрон әрҗәләр сайлауны үтә күренмәлерәк һәм оперативрак итә. Алар булганда электрон әрҗәгә салынган бюллетеньнәр автоматик рәвештә исәпләнәчәк. Бу уңайлы. Әмма, иң мөһиме, нәтиҗәләрне алдап күрсәтү факты булмый. Бездә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы икәү. Аларның берсе Ленин сайлау участогында, икенчесе – Фрунзе сайлау участогында урнаштырылган.

- Барлык участокларда да бар дигән фаразлар йөргән югалучы язу карасы белән авторучкалар турындагы имеш-мимешләр турындагы сорауны бирми кала алмыйм.

- Бу имеш-мимеш кенә. Сайлау участокларында чып-чын авторучкалар кулланыла. Алардагы язу карасы бер сәгатьтән дә, бер тәүлектән дә һәм хәтта бер айдан, бер елдан соң да бетми. Шунлыктан, гражданнарыбыз тыныч күңел белән тавыш бирсен. Иң мөһиме, мин башта ук әйтүемчә, алар сайлауга килсен. Бу сайлауда иң мөһим нәрсә.

- Марсель Маратович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Рәйсә МУСИНА язып алды.

Читайте нас: