Барлык яңалыклар
Безнең интервью
9 февраль 2018, 12:24

Эшләр тәмамлануга бара

Менә ике ел инде Стәрлебашта яңа суүткәргеч челтәрләре салу, су алу коелары, насос станцияләре урнаштыру буенча эшләр бара. Район үзәгенең әле бер, әле икенче урамында техникалар эшли, эшчеләр җиргә полиэтилен торбалар сала. Авыл халкы өчен бу, әлбәттә инде, берникадәр уңайсызлыклар тудыра: өйләргә үтү юлы катлаулана, күп кенә участокларда торба салган урында туфрак ишелә һ.б. Ләкин бу уңайсызлыклар вакытлыча гына. Һәм барлык эшләр тәмамланганнан соң, стәрлебашлылар суга кагылышлы проблемаларны, бигрәк тә җәйге чорда, бөтенләйгә онытыр, дип уйлыйсы килә. Торбалар иске булу сәбәпле күпсанлы аварияләрне бетерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган җаваплылыгы чикләнгән “Стәрлебаш су каналы” җәмгыяте хезмәткәрләре дә җиңел сулап куяр, шулай ук халыкның зарлануыннан да котылыр мөгаен. Бүгенге көндә эшләр нинди стадиядә, узган чорда нәрсәләр эшләнгән һәм киләчәктә эшләнәсе эшләр турында без район хакимияте башлыгының тормышны тәэмин итү буенча урынбасары И.Г.Ибәтуллин белән әңгәмәләштек.

- Ильяс Гаязович, күренүенчә, эшләрнең күбесе тәмамланган да инде?

- Әйе. Җиргә планлаштырылган 23,5 километр торбаның 20 километры салынды да инде, 70кә якын кое урнаштырылды (тагын 28не урнаштырасы калды). Шуңа өстәп тагын бер насос станциясе төзелде һәм километр ярым торба салынды. Бу Тукаев, Б.Арслангулов, Басу урамнарында су бирүне тотрыклы һәм өзеклекләрсез итү максатында эшләнде, анда яшәүчеләр әлеге вакытка кадәр шәхси коеларыннан файдаланды. Район үзәгенең күп кенә урамнарында эшләр тәмамланды. Әлеге вакытта эшләр Ленин (Стәрлетамак ягыннан кергәндә), Мәктәп урамнарында алып барыла. Алардан соң эшчеләр Әхсәнов, Салават, Урал, Жуков урамнарында, “Магнит” кибетенә кадәр К.Маркс урамының бер өлешенә күчәчәк.

- Ә эшләрне тулысынча кайчанрак тәмамларга ниятлисез?

- Якынча апрель аенда. Аннары төзекләндерү - асфальт түшәмәне яңарту белән шөгыльләнә башлаячакбыз, чөнки урыны белән асфальтны кисәргә туры килде. Бу якынча 300 кв.м. Шулай ук җир утырган участокларны тәртипкә китерү эшләре бар (мондый эшләрне алып барганда бу гадәти күренеш). Шуны да билгеләргә кирәк, әлеге вакытта “Солнечный” һәм “Северный” микрорайоннары өчен проект эшләре алып барыла, ягъни 13 урам халкын, Ватанны Саклаучылар урамыннан башлап Энергетиклар урамына кадәр су белән тәэмин итү каралган.

Иске суүткүрү системасы тузу сәбәпле, 2019 елга кадәр этаплап яңасына күчү күздә тотыла.

- Район үзәгендә яшәүчеләрнең яңа суүткәрү челтәрләренә тоташа алу вакытын әйтә аласызмы?

- Моның өчен башта без аларны республикадан кабул итәргә, ягъни кабул итү актына кул куярга тиешбез. Ә халык, үз чиратында, үз исәбенә шәхси технологик коелар урнаштырырга бурычлы (ике боҗра, капкач, люк). Бу мотлак шарт. Ләкин... моңардан куркырга кирәкми. Боҗраларны монтажлау бәясен төшерү өчен, күршеләр берләшеп, 2-3 өйгә берне куярга мөмкин. Тоташтыру бәясе җаваплылыгы чикләнгән “Стәрлебаш су каналы” җәмгыяте һәм тариф комитеты арасында җайга салына. Аның һәм коеларны урнаштыра башлау вакыты турында без халыкка өстәмә хәбәр итәчәкбез.

- Ильяс Гаязович, әңгәмәгез, өчен рәхмәт.

Рәйсә МУСИНА язып алды.

Читайте нас: