Барлык яңалыклар
Безнең интервью
30 гыйнвар 2018, 11:29

Башлангыч – тормышка ашырырлык!

Авыл биләмәләре башлыклары еш кына бәясе авылның берничә еллык бюджетын тәшкил иткән теге яки бу социаль әһәмияттәге биналарны ничек ремонтлау, зиратларны ихаталау, балалар шәһәрчекләрен төзекләндерү һ.б. турында сорау белән очраша. Урындагы инициативаларга ярдәм программасы әлеге мәсьәләне чишүдә яхшы мөмкинлек бирә. Соңгы вакытта әлеге программа турында күп сөйләнде һәм күп язылды, шул исәптән район гәзите битләрендә дә. Программа авыл халкы өчен үзенең уңайлылыгын һәм көнүзәклеген раслады. Безнең районда Урындагы инициативаларга ярдәм программасы ничек үсешә, нинди планнар тормышка ашырылган, нәтиҗәләр нинди, быелга билгеләнгән эшләр – боларның барысы турында Стәрлебаш мәгълүмат-консультация үзәге җитәкчесе Римма Исакова белән сөйләштек.

- Римма Минегалиевна, Урындагы инициативаларга ярдәм программасы, аның районда тормышка ашыру барышы турында сөйләгез әле.

- Гади итеп әйткәндә, Урындагы инициативаларга ярдәм программасы – ул республика бюджеты, муниципалитетлар бюджеты, урындагы финанс ресурсларын берләштерергә мөмкинлек бирүче һәм аларны социаль әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлеш бирүче механизм. Яисә проектның асылы – кешеләр мөһим һәм көнүзәк булган кайсы мәсьәләне хәл итүне үзләре ачыклый. Ә мондыйлар авылларда күп: кайдадыр күперне төзекләндерергә, кайдадыр зиратны ихаталарга, кайдадыр тәрәзәләрне алыштырырга, яктырткычлар куярга кирәк. Әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә күп акча таләп ителә һәм нәкъ Урындагы инициативаларга ярдәм программасы аларны хәл итәргә ярдәм итә. Шунысы сөенечле, стәрлебашлылар зур теләк белән проектны тормышка ашыруга кушылды, һәм теге яки бу өстенлекле мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның активлыгы арта.

- Безнең районда барысы да нәрсәдән башланды?

- Районда Урындагы инициативаларга ярдәм программасы 2016 елда башланды. Ул вакытта программада катнашырга теләк белдергән тугыз: Яңгырчы, Иске Калкаш, Яшерган, Тәтер-Арслан, Карагыш, Бакый, Сарайса, Күндерәк, Куганакбаш авыл биләмәләре конкурс аша уңышлы үттеләр һәм оттылар.

Конкурс заявкаларының югары балларга ирешүе – район хакимияте, авыл биләмәләре һәм Стәрлебаш мәгълүмат-консультация үзәгенең бердәм эш нәтиҗәсе. Авыл биләмәләре башлыклары, депутатлар һәм район халкы актив эш алып барды.

Проектның гомум суммасы 4790,0 мең сум тәшкил итте. Җиде проект 2016 елда һәм икесе узган елда тормышка ашырылды.

2017 елда программада ун авыл биләмәсе: Айдарәле, Аллагуат, Бузат, Кабакуш, Куганакбаш, Күндерәк, Стәрлебаш, Тәтер-Арслан, Яшерган һәм Хәлекәй авыл биләмәләре катнашты. Шулай ук алар барысы да конкурста җиңде. Тормышка ашырылган проектларның гомум суммасы 8400,00 мең сум тәшкил итте.

Очрактан файдаланып, программада катнашучыларга – спонсорларга, хуҗалыкларга, крестьян фермерлык хуҗалыкларына, хосусый предприятиеләргә, районнан читтә яшәүче битараф булмаган гражданнарга рәхмәт әйтәсе килә. Барлык тырышлыклар уңышлы булды – безнең авылларда тормыш сыйфатын яхшырту буенча изге эш башкарылды.

- Авыл халкы үзгәрешләрне бәяләдеме соң? Агымдагы елда ничә проект программада катнаша?

- Авыл биләмәләре проектның мөһимлеген чынлап та бәяләве сөенечле. Быел программада катнашуга 14 авыл биләмәсе теләк белдерде (Айдарәле, Аллагуат, Бузат, Бакый, Кабакуш, Карагыш, Куганакбаш, Күндерәк, Сарайса, Стәрлебаш, Тәтер-Арслан, Хәлекәй, Яшерган, Яңгырчы).

Әлеге авыл биләмәләрендә активистлар җыелышы үтте, аннары йомгаклау гомум җыелышлары булды, анда авыл биләмәләрендә яшәүчеләрнең ун проценттан артыгы катнашты. Өстенлекле мәсьәләләр сайланды, җыелышта катнашучылар фикере буенча, озакка сузмыйча хәл итүне таләп иткән көнүзәк проектлар ачыкланды.

- Әлеге проектлар нинди торышта?

- Әлеге вакытта конкурс комиссиясенә заявкаларны формалаштыру бара, протоколлар төзелгән. Әлеге документларны, сайланган проектларның смета документациясен дөрес тутыруда, шулай ук килеп туган мәсьәләләрне тиз хәл итүдә “Стәрлебаш мәгълүмат-консультация үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе коллективы да планлы эш алып бара. Районның барлык проектлары да конкурс аша үтәр һәм киләсе этап – программаның үзен тормышка ашыруга тотыныр дип ышанасы килә.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: