Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
19 март 2021, 09:56

Алар кешеләр тормышы өчен яхшы шартлар тудыра

“Стәрлебаш Жилкомсервис” - район үзәгендә иң эре предприятиеләрнең берсе. Аның тарихы 1930 елдан башлана, ул вакытта “Коммуналь предприятиеләр һәм төзекләндерү комбинаты” буларак төзелә, вакыт үтү белән ул “Торак-коммуналь хуҗалыгының производство идарәсе” (Стәрлебаш ПУЖКХ) дип үзгәртелә. Еллар үтә. Хезмәткәрләр һәм техника саны арта бара.

Предприятие бик күп бурычларны хәл итә, шул исәптән: район үзәге һәм Первомайский авылы учреждениеләрен һәм халкын җылылык белән тәэмин итү, йортларны һәм паркларны төзекләндерү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, сыек көнкүреш калдыкларын түгү, юлларны карап тоту, аларны ремонтлау һәм төзү, пиломатериаллар әзерләү, җирләү хезмәтләре күрсәтү.
2019 ел ахырында район үзәгендә 1 МВт һәм 1,5 МВт куәтле ике блок-модульле котельный эшли башлый. Аларның эшен шулай ук предприятие белгечләре дә контрольдә тота. Ә озакламый шундый ук тагы бер котельный төзелеше планлаштырыла.
Ремонт төркеме көче белән вакташ юллар, күперләр, йортларның түбәләре ремонтлана. Юлларга вакташ түшәү белән актив шөгыльләнәләр. Узган сезонда мондый эш 30 участокта алып барылган. Яңа Төньяк микрорайонында яңа вакташ түшәмәле юлны төзү буенча күләмле эш башкарылган.
Предприятие производство эшчәнлеге күрсәткечләре белән үзаллы эш итә, алынган саф табышны, законда каралган салымнарны, Стәрлебаш авыл биләмәсе бюджетына башка мотлак түләүләрне башкарганнан соң предприятие карамагында булган акчаны үз эшләренә файдалана.
Предприятие балансында 16 берәмлек техника исәпләнә. Аларның 11е 2020 елда сатып алынган. Булган барлык техника производство эшчәнлеген нәтиҗәле алып бару өчен файдаланыла.
Предприятие штаты тәҗрибәле, үзләренең алдына куелган бурычларны хәл итүгә җаваплы хезмәткәрләрдән тора. Мондыйларга төзекләндерү буенча мастер Фәнил Ибәтуллин («БР ЖКХ атказанган хезмәткәре»), үзәк котельный мастеры Рәшит Сираҗетдинов, ПТО инженеры Алина Хәбибуллина, транспорт бүлеге начальнигы Владислав Шишков, баш бухгалтер Ләлә Әсәдуллина, баш инженер Илшат Ильясов, тракторчылар Халит Байморатов, Иншар Хәмитов, Фәргать Сатучин, машина йөртүче Талип Шәриповлар керә. Предприятие коллективына егәрле һәм инициативалы Илдус Хәйбуллин җитәкчелек итә. Хезмәткәрләргә күп тапкырлар югарыдагы җитәкчеләр тарафыннан рәхмәтләр игълан ителә. Алар намуслы хезмәте һәм эшкә җаваплы караулары белән халыкка яшәү һәм ял итү өчен яхшы, уңайлы шартлар тудыра.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Рәсемдә: “Стәрлебаш Жилкомсервис” предприятиесе коллективы
Читайте нас: