Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
5 март 2021, 00:59

БҮЛӘККӘ - РЕСПУБЛИКА БАШЛЫГЫННАН КОТЛАУЛАР

Бүген, 4 мартта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика хатын-кызларын якынлашып килгән яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.Уфаның Торатау" Конгресс-холлына бөтен республикадан иң лаеклы гүзәл затлар чакырылды. Алар монда кергәндә кызыл келәм буйлап атлады, үзләренә честь биреп торган курсантлар сафы аша үтте.

Конгресс-холлда алар, бүләккә купшы лаләләр гөлләмәсе кабул итеп, Радий Хәбировның җылы, ихлас котлауларын, изге теләкләрен тыңладылар. Республиканың сәнгать осталары катнашлыгында концерт карадылар һәм һәм хәтта Радий Хәбиров, Максим Забелин, Ленара Иванова белән фотога төштеләр.
Бу ханымнар арасында безнең районнан да гүзәл затлар бар. Болар - район үзәгенең 2 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе, "Ел тәрбиячесе -2015" район конкурсы җиңүчесе, тормыш иптәше белән тәрбиягә алган дүрт бала тәрбияләүче Фәридә Галиева, Сарайса фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры, үзенә беркетелгән авыллардагы 2861 кешене хезмәтләндерүче, участогында балалар үлеме булмаган һәм 100% халык диспансерлаштыру үткән, күп балалы Зәрия Исәнгужина һәм Ленин исемендәге хуҗалыкта машина белән сыер саву операторы, "Һөнәре буенча иң яхшысы" ярышында җиңүче, хезмәте өчен БР Дәүләт Җыелышы - Корылтайның Рәхмәт хатына лаек булган күп балалы ана Айгөл Чербаева.
Р.РЫСАЕВА фотосы.
Читайте нас: