Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
16 февраль 2021, 13:09

Җылы, уңайлы, бизәкле

Кабакушлылар пәнҗешәмбе көнне зур шатлык белән үзәк мәйданга җыелды. “Аек авыл – 2020” республика конкурсы кысаларында алар өчен яшьләр эшләре буенча район комитеты урындагы авыл биләмәсе хакимияте, шулай ук район хакимиятенең мәдәният бүлеге ярдәмендә “Пима бәйрәме” исеме астында бик матур чара үткәрде.

Авыл хатын-кызлары пималарны матур итеп бизәгән һәм аларны киеп, халык алдында күрсәтте: җырлады, биеде, кул эшләрен тәкъдим итте. Пималар жюри хөкеменә дә куелды. Чарада катнашучылар розалар, кар бөртекләре чигелгән, гадәти булмаган төсләрдә – кызыл, зәңгәр пималары белән сокландырды.
Конкурста катнашучыларның барысы да Грамоталар һәм бүләкләр алды.
Шунда ук, янәшәдә балалар хоккей уйнады, алар да пималарда иде! Кунакчыл тирмә халык бәйрәменә килүчеләрнең барысын да сый тулы чәй табыны белән көтеп торды. Шуңа күрә тәмле-тәмле ризыкларны һәм самавыр чәен авыз итмичә беркем дә кайтып китмәде.
Рәйлә ТАЙГУНОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: