Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 гыйнвар 2021, 12:42

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне

Бүген, 13 гыйнварда Русиядә матбугат көне билгеләнә. Шул өлкәдә – басма һәм электрон матбугатта эшләүче барлык танышларыгыз, дусларыгыз булган журналистларны, мөхәррирләрне , фотографларны тәбрикли аласыз.

Бу дата очраклы рәвештә сайланмаган. Нәкъ шушы көнне Петр патша җитәкчелегендә “Ведомости” – Русиядә беренче гәзит нәшер ителә башлаган.
Башкортстанда йөздән артык матбугат нәшер ителә. Сез аларның күбесе белән яхшы ук таныш. Шуңа күрә, бүген гәзит-журналлар белән тугры дуслыкта кала белүче укучыларыбыз белән бәйрәмнең мәгънәсе белән уртаклашабыз.
Матбугат – ул тормыш сулышы, бүгенге яңалыклар; үткәннәргә сак караш; киләчәккә уй-ниятләрне, яшәешнең торышын, агышын белдереп торучы бик мөһим өлкә. Матбугат – яшәеш пульсы. Матбугаттан аерылмагыз, дуслар! Бәйрәмебез белән!

Автор : Тухватуллина Алсу

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: