Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
3 гыйнвар 2021, 19:49

Куганакбаш авылында «Кышкы уеннар»

Бүген Куганакбаш авылында «Кышкы уеннар» бәйрәме гөрләп торды.

Бу кызыклы бәйрәмнең оештыручысы монда яшәүче, Заря колхозының рәисе Корбангалиев Гафур Мөхәммәтвәли улы булды. Уеннарда балалар да, аларның ата-аналары да бик теләп, шатланып катнаштылар. Капчык киеп йөгерделәр, атка утырып чаптылар, әниләр, балаларын чанага утыртып ярыштылар, урыннан озынлыкка сикерделәр һәм башка бик күп уеннар оештырылган иде. Һәр конкурс азагында катнашучылар тәм-томнар белән бүләкләнде.
Шулай итеп, халык кышкы саф һавада йөреп, уйнап-көлеп, рәхәтләнеп актив ял итте. Бу бәйрәмнең энергиясе бер елга җитәрлек булгандыр.
Фото: Алия Сәйфетдинова
Читайте нас: